Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ютазы районында быел кыргый җәнлекләр арасында бер котыру очрагы теркәлгән

Узган елда районда кыргый җәнлекләр - төлкеләр арасында бер котыру очрагы булса, агымдагы елның март аенда шундый очракларның берсе инде теркәлеп тә өлгерде.

2015 елда республиканың 39 районының 292 торак пунктында 317 котыру очрагы теркәлде. Котыру - ул үзәк нерв системасына зарар китерүче кискен йогышлы авыру. Чир көчәеп киткәндә, аны дәвалау чаралары юк һәм мондый очрак үлем белән тәмамлана. Вирус, авыру җәнлекнең төкрегендә булу сәбәпле, тешләү аркылы күчә. Баш, муен өлкәсен, кул чукларын тешләү очраклары аеруча куркыныч. Чир, кагыйдә буларак, кешедән кешегә йокмый.

Бу куркыныч авыруны кисәтү максатында кыргый җәнлекләр популяциясе тыгызлыгын тәртиптә тоту, сукбай эт һәм песиләрне аулау, йорт хайваннарына, аеруча этләргә ел саен котыруга каршы кисәтү иммунизациясе уздыру һәм башка шундый саклык чаралары күрү таләп ителә. Котыру чире буенча эпизоотик вәзгыятьне яхшырту өчен районның дәүләт ветеринария хезмәте аучылар белән берлектә, кыргый җәнлекләр яши торган урыннарга антирабик вакцина белән ашланган алдавыч җимнәр салып, аларга перораль иммунлаштыру уздыруны планлаштыра. Агымдагы елның апрель аенда шундый 10 мең доза вакцина таратылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев