Экология елы кысаларында оештырылган чәчәкләр бәйрәмендә катнашу өчен заявка районның ике дистәгә якын предприятие һәм бюджет оешмаларыннан керде. Табигать матурлыгын тулысы белән ачып салу өчен игълан ителгән "Саф планета" бәйгесе таләпләре буенча чәчәкләр композициясе бакча, урман, кипкән гөлләрдән, кирәк булса, үлән һәм яфраклардан эшләнергә тиеш иде. Вазаларга, чүлмәкләргә, тартмаларга урнаштырылган һәр композициянең үз исеме һәм автор тәкъдире булу алшарт итеп куелды.
Район мәктәпләре, балалар бакчалары, мәдәният йортлары тәкъдим иткән чәчәк композицияләренең һәрберсе тылсымлы могҗиза илен хәтерләтте. Хезмәт коллективлары, аерым авторлар аларны тудырганда, бөтен җан җылысын, күңел байлыгын салаганын һәр чәчәк бәйләменең үзгәлеге сөйләде. Бәйге турында тулырак язма һәм җиңүчеләр исеме белән район гәҗитенең җомга көнне басылачак санында таныша аласыз.
Нет комментариев