Ютазы районында еллык отчет сессиясе узды
Бүген Ютазы районы советы депутатлары, җитештерү тармагы һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре, җәмәгатьчеләр узган 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясады.
Агымдагы атнада үз ишекләрен ачкан Урыссу гимназиясендә узган район советы сессиясе эшендә республиканың Премьер-министры Алексей Песошин һәм күп санлы министрлар катнашты. Төп доклад белән чыккан район башлыгы Рөстәм Нуриев җитештерү өлкәсенең бөтен тармагы эшчәнлегенә анализ ясады, уңышларны һәм җитешсезлекләрне ассызыклады. Премьер-министр Алексей Песошин, республика тормышына кыскача тукталып узып, Ютазы районы эшчәнлегенең кайбер аспектларына игътибарны юнәлтте, асылда, ул район җитәкчелеген сәламәтлек саклау һәм салым органнары эшчәнлеген тагын да яхшырту юнәлешендә чаралар күрергә чакырды.
Ахырда район уңганнары төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләнде. Бу хакта тулырак язма белән район гәҗитенең алдагы санында танышырга мөмкин булачак.
.jpg)

.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев