Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ютазы районында "Татнефть" һәм "Пакер" яңа эш урыннары булдыруны күздә тота

Илдәге икътисади кризис шартларында Татарстанда икътисад ныклы һәм ышанычлы адымнар белән алга баручы төбәк булып тора: шул исәптән, районыбыз да киләчәккә якты өметләр багълый.

Әлбәттә, бүгенге көн кадагы булып торган республика Хөкүмәте карары нигезендә якын араларда Урыссудагы бай тарихлы Урыссу ГРЭСы бетереләчәген дә истән чыгарырга ярамый. Укучының нигезле соравы: безнең муниципалитетның үсеш ноктасы кая соң? Кыскача әйткәндә, стратегик яктан дәлилләнгән карарларда. Исегезгә төшерәбез, районның төп сәнәгать потенциалы сакланып калды. Аннан тыш, соңгы елларда яңа җитештерү предприятиеләре ачылды. Мәсәлән, 2012 елда муниципалитет тарафыннан тәкъдим ителгән җир участоклары өчен уңайлы аренда түләве килешүе нәтиҗәсендә, Урыссу элекромеханика заводы, Әпсәләм комбинаты биләмәләрендә Россиядә тулы куәтенә төрле продукция җитештерүче "ВОЛМА-Әбсләм" ҖЧҖ Әбсәләм производство бүлекчәсе үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Элекке Октябрьский базасы урынында "Горизонт" Урыссу сәнәгать мәйданчыгы, яңа "Благоустройство" предприятиесе ачылды. Ә бу өстәмә эш урыннары дигән сүз. Сүз уңаеннан, "Татнефть" ГАҖ һәм "Пакер" фәнни-производство фирмасы белән берлектә скважина җиһазларын эшкәртү һәм җитештерү буенча яңа предприятие булдыру мәсьәләсе карала.
- Без район башлыгы Рөстәм Нуриев белән бер тапкыр гына очрашмадык инде, - дип билгеләп узды "Пакер" фәнни-производство фирмасы генераль директоры Марат Ногманов. - Күптән түгел Урыссу ГРЭСы эшчеләре безнең предприятиегә экскурсия белән килгән иде. Ягъни урыссулылар "Пакер" эшчәнлеге турында ишетеп кенә белмиләр. Район башлыгы белән очрашуда, Урыссу ГРЭСы ябылгач, аларның хезмәткәрләрен эш белән тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде. Әгәр безнең планнарыбыз барып чыкса, яңа предприятиедә 50ләп кеше эшле булачак. Шунысы гына бар, аларга параллель рәвештә тиешле юнәлештә укырга туры киләчәк.
- ГРЭС колективын эш белән тәэмин итү максатыннан бушаган сәнәгать мәйданнары урынында яңа производстволарны урнаштырырга дигән республикабыз Президентының йөкләмәсе бар. Бу юнәлештә "Горизонт" җәмгыяте, шулай ук бүгенге көндә Татарстан нефтьчеләре белән үзләренең производство мәйданнарын киңәйтү турында сүз алып баручы Октябрьский "Пакер" фәнни-производство фирмалары белән актив эш алып барыла. Нәтиҗәләр бар, һәм без аларны үтәргә тиеш булачакбыз, - дип аңлатты килеп туган хәл турында район башлыгы Рөстәм Нуриев.
Катлаулы һава торышы шартларына карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләре яхшы гына эшләде. Август башына җитештерү күләме 15 % тәшкил итте. Сөт һәм ит җитештерү арткан, шулай ук уртача хезмәт хакы да күтәрелгән. Авыл хуҗалыгы җиһазларын, милкен сатып алу өчен инвестицион кертемнәрнең үсеше, узган ел белән чагыштырганда, 62% тәшкил итә. Сүз уңаенан, төп макроэкономик күрсәткечләр буенча Татарстан Россия күләмендә лидер төбәкләр арасына керә: тулаем төбәк продукциясе буенча республика алтынчы урында, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы производствосындагы инвестицияләр күләме буенча - дүртенче, сәнәгать производствосы һәм төзелеш буенча - бишенче урында тора.
Агымдагы 2016 ел районыбыз өчен төзекләндерү ягыннан да нәтиҗәле булды: юбилей елында Урыссу бистәсен яңарту өчен генә дә 90 миллион күләмендә акча тотылган. Ничек кенә булмасын, муниципалитет һәм республика үсеше кысаларында, яңа йортлар,социаль объектлар, парклар, скверлар эксплуатациягә тапшырыла, инфраструктура яхшыра, торак пунктлар архитектура ягыннан ямьләнә... Шул рәвешле, районның өстенлекләре хәзерге көндәге яңа шартларда киләчәк өчен ышанычлы адым булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев