Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы үтте

Террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары узган атнада террорчылык янауларына каршылык күрсәтү сорауларын тикшерделәр.

Утырышта районның стратегик әһәмиятле объектларының террорчылыкка каршы ныгытылганлыгы буенча элек кабул ителгән карарлар үтәлеше тыңланды. Кешеләр күп туплана торган кайбер предприятиеләрдә видеокүзәтү камераларын, полицияне экстрен чакыру кнопкаларын, номерны ачклаучы телефон, таранга каршы җайланмаларны куюны тәмамлау, тәрәзәләр уемнарын тимер рәшәткәләр белән ныгыту, авыл хуҗалыгы объектларында агулы химикатларны саклауны көчәйтү таләп ителә. Район башлыгы Рөстәм Нуриев үз предприятиеләренең икътисады яхшы булып та аларның куркынычсызлыгына зур игътибар бирмиләр. Мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова комиссия әгъзаларын мәгариф учреждениеләрендә террорчылык һәм экстремизм профилактикасы белән таныштырды. Аның мәгълүматлары буенча, үз көчләре һәм химаячеләр ярдәме белән 2015 ел дәвамында район унике мәгариф учреждениесен видеокүзәтү белән тәэмин иткән. Барлык уку йортларында үткәрү режимы кертелгән, өйрәнү эвакуация чаралары уздырыла, киләчәккә исә үзәкләштерелгән һөнәри сакны оештыру планлаштырыла.

Азнакай районы буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте бүлеге начальнигы Илгиз Хәкимов районда үткәрелгән террорчылыкка каршы чараларга анализ ясады. Соңгы тапкыр Бельгиядә ясалган террочылык актларыннан сабак алып, ул чит ил гражданнарына, авыл торак пунктларында "пәйда була" торган таныш түгел кешеләргә карата игътибарны арттыру, төрле секталарга тартылган яшьләр белән профилактик эш үткәрү мөһимлеген ассызыклады.

- Куркынычсызлык сораулары хәзер беренче урында булырга тиеш. Вазгыятьнең гади түгеллеген аңларга кирәк, шуңа күрә биредә кабул ителгән карарларны үтәү мөһим, - дип нәтиҗә ясады Хәкимов, район хезмәтләрен һәм ведомстволарын гына түгел, халыкны да хокук саклау органнары һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте белән белән тыгыз элемтәдә торырга чакырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев