Ютазы районында тузган йортлар сүтелә
Агымдагы атнада Урыссу бистәсенең Пушкин урамы буенча урнашкан ике катлы иске йортны сүтү башланды.
Соңгы елларда районда республиканың "Тузган торак" программасы буенча шактый күләмле төзелеш эшләре алып барылды. Бик күп гаиләләр якты һәм уңайлы фатирлага күченеп, яңа йорт туйларын бәйрәм итте. Район башкарма комитетының торак сәясәте бүлегеннән бирелгән мәгълүматларга караганда, район буенча барлыгы 19 йорт сүтеләчәк. Шуларның бишесе инде сүтелеп тә өлгергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев