Ютазы районында ягу сезоны башланды
Район башкарма комитетының "2017-2018 елларда ягу сезонын башлау турында"гы 21 сентябреннән булган карарына ярашлы, агымдагы атнада социаль-көнкүреш объектларына җылылык бирелә башлады.
Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән бирелгән мәгълүматларга караганда, булган 37 котельныйның 22се эшли башлаган. Беренче эш итеп, район мәгариф учреждениеләре - 14 мәктәп һәм 19 балалар бакчасын җылылык системасына тоташтырылды, дип хәбәр итте башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илгиз Мортазин.
- Балалар өшергә өлгермәде. Ә хәзер, торбаларга җылы килгәч, группа бүләмәләрендә тагын да рәхәт, - дип белдерде Урыссуның 2 санлы балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Сәламәтлек саклау объекталарына да җылы бирелә башлады.
- Безнең район хастаханәсе бүлекләре атна башында ук берьюлы җылынды. Шәхсән бөтен бүлекләр буенча йөреп чыктым. Палаталар җылы, авырулар канәгать. Моңа кадәр суык булу сәбәпле, балалар бүлегендәге кечкенә авыруларны әти-әниләргә күбрәк өйдәге шартларда дәваларга киңәш иткән булсак, хәзер алар стационарда дәвалана ала, - дип хәбәр итте районның баш табибы Светлана Шакирова.
Чиратта - мәдәният, спорт һәм башка социаль учреждениеләр.
Бүгенге көндә бистәдә ике контурлы казан урнаштырасы калган 76 фатирның иллесендә милекчеләр үзләре мөстәкыйль рәвештә шәхси җылыту системасына тоташты, калганнары белән шөгыльләнү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев