Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ютазы районында янгын мониторингы гамәлгә кертелән дияргә була

Районның мәгариф һәм социаль учреждениеләре биналарында ут чыгу параметрлары, зур янгыннар янавы турында мәгълүматларны эшкәртү һәм тапшыру буенча "Стрелец-Мониторинг" мониторинг системасының программа-аппарат комплексын кертү буенча эш дәвам итә.

Республика президенты Рөстәм Миңнехановның финанс ярдәме һәм районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләренең даими профилактик эше аркасында безнең районда гамәлдә әлеге системаны кертү буенча эшләр тәмамланды. Янгынга каршы сак системалары (янгын сигнализациясе) белән җиһазланмаган объектлар районда юк. Баулы һәм Ютазы районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары Марат Бәдриев алып барылган эшләрен түбәндәгечә шәрехләде:

- Әлеге "Стрелец-Мониторинг" системасын гамәлгә кертү социаль әһәмияттәге объектларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләрен катгыйлату белән бәйле үткәрелә. Безнең районда әлеге системаны кертү эше массакүләм кешеләр булган объектларның 95 процентында тәмамланган, хәзерге вакытта ике объектта көйләү-җибәрү эшләре алып барыла. Учреждениеләр җитәкчеләре янгын чыккан очракта янаган бөтен куркынычны аңлыйлар. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүдә Бәйрәкә мәктәбе мәгариф учреждениесе директоры Илнур Абдуллинның уңай эшен билгеләп үтәргә кирәк. Дәүләт янгын күзәтчелеге законлы күрсәтмәсе үтәлешен планнан тыш тикшерү үткәргәндә, тәкъдим ителгән барлык янгынга каршы чаралар аның тарафыннан башкарылган булуы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев