Ютазы районында “Җылы аяклар” хәйрия конкурсы дәвам итә
Балалар иҗаты үзәгендә "Җылы аяклар" хәйрия конкурсына иҗади эшләрне кабул итү дәвам итә.
Шуны исегезгә төшерәбез, акция шартлары буенча, район мәктәпләре, мәктәпкәчә учреждениеләр педагоглары, шулай ук аларның тәрбияләнүчеләре 28 мартка кадәр жюри хөкеменә бәйләнгән оекбашлар яки пинеткалар төрендә иҗади эшләрен тапшырачак, алар, үз чиратында, яңа туган балалар йортына бирелергә тиеш. Хәйрия акциясен оештыручылар булып балалар иҗаты үзәге, балалар район думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов башлангычында оештырылган Баулы шәһәренең "Благодарение" хәйрия фонды тора.
Безгә конкурс турында җентеклерәк итеп хәйрия фонды директоры Рузилә Шәймәрданова сөйләде.
- "Җылы аяклар" хәйрия акциясен башлау кемнең идеясе иде?
- Без еш кына балалар приютларында һәм хастаханәләрнең балалар бүлекләрендә булабыз һәм аларда аралашуга гына түгел, элементар җылы әйберләргә мохтаҗ булган балаларны күрергә туры килә. Балаларның аякларын җылыту идеясе бездә аны тормышка ашыруга кадәр күпкә алдан туган иде. Сезнең районнан балалар район думасы командасы белән танышканнан соң, без нәкъ менә алар белән әлеге акцияне башларга теләвебезне аңладык. Алар бик актив һәм безнең тәкъдимне зур энтузиазм белән кабул итте.
- Әлеге акциянең максаты нинди?
- Аның берничә максаты бар. Беренчедән, бу һичшиксез, сабыйлар йортында яшәгән балаларга кечкенә булса да ярдәм. Икенчедән, без җәмәгатьчелек игътибарын әлеге балалар проблемаларына һәм алар яшәгән оешмаларга җәлеп итәргә тырышабыз. Безнең бурыч - яшьләрдә шәфкатьлелек һәм җавплылык хисе тәрбияләү. Яшь кешеләр акцияләрдән тыш та ярдәмгә мохтаҗларны күрсеннәр һәм үзләренең игелекле эшләрен дәвам итсеннәр иде дип телисе килә.
- Безгә билгеле булуынча, барлык пинеткалар һәм оекбашлар сабыйлар йортына җибәреләчәк. Еш кына андый йортлар өчен бары акча гына җыялар һәм төрле ихтыяҗлар өчен тапшыралар. Нигә сез дә шулай итмәдегез?
- Без андый балаларга һәм оешмаларга финанс яктан да булышабыз. Аерым алганда, Баулы, Чистай, Казан шәһәрләрендәге балалар приютлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мәхәббәт һәм җылылык белән бәйләнгән оекбашлардан да кыйммәтрәге юк. Чөнки әлеге акциядә катнашкан һәркем үз эшендә җанының бер өлешен калдыра. Без нарасыйлар моны тояр дип ышанабыз. "Җылы аяклар" акциясе традициягә әверелер һәм без балаларны җылылык һәм игътибар белән ел саен куандырырбыз дип өметләнәбез.
- Февраль башында үзенчәлекле балалар театраль студиясе Урыссуга хәйрия спектакле белән килгән иде. Ни өчен нәкъ безнең район беренче булып сайланды?
- Баулы "Ангелы Благо" театраль студиясенең үзенчәлекле балалары, күбрәк нарасыйларны сәнгатькә җәлеп итәр өчен, спектакльне барлык шәһәрләрдә һәм районнарда куярга теләк белдерде. Без, уйлап та тормастан, Урыссуда беренче гастрольләрне оештырдык һәм район җитәкчелегенә - спектакльне күрсәтүне оештырырга ярдәм иткәне, ә район халкына җылы кабул итүе өчен рәхмәтлебез.
- Серләрегезне ачып бетерегез инде, безнең район белән хезмәттәшлектә киләчәккә планнарыгыз нинди?
- Без сезнең район белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итәргә һәм сезнең районда шактый чаралар оештырырга планлаштырабыз. Якын киләчәктәге проектларның берсе - балалар район думасы үсмерләре белән берлектә "Апрель укулары" дип аталган шигърият кичәсе уздыру. Әлеге "Укулар" яшьләрне Интернеттан аерыр һәм гүзәлеккә якынайтыр дип уйлыйбыз. Шулай ук ел дәвамында Уруссу коррекцион мәктәбе белән очрашулар уздырачакбыз. Сүз уңаеннан, без аларда кунакта булдык инде һәм киләчәктә дә алар белән дуслык мөнәсәбәтләре сакларга планлаштырабыз. Күрше районнар белән дуслык, һичшиксез, безне тормышның төрле өлкәләрен үстерергә булышачак. Өстәвенә, үзара ярдәм моңа мохтаҗ булган кешеләр өчен игелекле һәм файдалы эшләр чикләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев