Ютазы районында зур бәйрәм - Урыссу бистәсенең 70-еллык юбилеен бәйрәм иттек (фото)
Кичә "Энергия" стадионында Урыссу бистәсенең 70 еллык юбилеена багышланган зур тантана узды.
Ютазы халкын һәм килгән кунакларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде һәм хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Ут күршеләребез Азнакай һәм Октябрьский каласы вәкилләре изге теләкләрен җиткерде.
Урыссу бистәсенең туган көнен "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле һәм районның барлык иҗат коллективлары композициясе дәвам итте. Башкартсан Республикасыннан килгән "Дайс-Бокс" балалар төркеме, "Аргамак" этно-рок төркеме, барабанчылар коллективы һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин концерты - бәйрәмнең кульминациясе булды. Лазерлы шоу, фейерверк - болар барысы да бәйрәм турында җылы тәэсирләр калдырды.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев