Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ютазы районындагы ФОРПОСТта тәртип сөюче яшьләр эшли

Районда эшләүче "Форпост" яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге җәмәгать тәртибен саклауга булышлык итә.

"Форпост" директоры Тимур Нигъмәтуллин билгеләп үтүенчә, үзәкнең бурычлары шактый киң - җәмәгать тәртибен саклау, яшьләрне патриотик тәрбияләү, яшьләр мохитында экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү, наркоманиянең, алкоголизмның, тәмәке тартуның яшүсмер организмына зыянлы тәэсире проблемалары, хокук бозулар профилактикасы буенча очрашулар, әңгәмәләр уздыру юлы белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
- Агымдагы елның алты аенда "Форпост" үзәге һәм ирекле халык дружиналары (ДНД) отрядлары тематик дискотекалар, шулай ук яшьләр һәм мәдәният бүлекләре оештырган мәдәни-массакүләм чаралар барышында җәмәгать тәртибен саклауда катнашты. Балигь булмаганнар эшләре буенча инспектор, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзалары, участок полицейскийлары белән берлектә, ДНД һәм "Форпост" әгъзалары Урыссу бистәсе буенча рейдка 47 тапкыр чыккан. Тикшерүләр барышында 38 административ хокук бозу ачыкланган. Шуны билгеләп узарга кирәк, барлык рейдлар атна саен чәршәмбе, җомга көннәрендә 18 сәгатьтән 24 сәгатькәчә үткәрелә. Рейдларны уздыруда "Электросоединитель", Урыссу ГРЭСы, Урыссу химия заводы, "Бетон+", Урыссу район хастаханәсе кебек предприятиеләр ярдәм итә... Моннан тыш, "Форпост" үзәге хокук саклау органнарына җинаятьләр ачуда ярдәм итә - җинаятьтә шикләнелүчеләрнең йортлардында һәм фатирларында тентү уздырганда, җинаять урыннарын караганда катнаша. Әйтик, "Форпост" отряды ДНД әгъзалары катнашында ике урлашучы һәм хатынына физик көч кулланып, сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян салган бер кеше тоткарлана. Әлеге факт буенча 112 маддәнең 1 өлеше һәм 117 маддәнең 1 өлеше буенча ике җинаять эше кузгатылган. Шулай ук "Форпост" отряды катнашында наркотик исереклек хәлендәге зат тоткарланган. Әлеге факт буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 6.9 маддәсе 1 өлеше буенча ("Наркотик чараларны табиб билгеләвеннән башка куллану") административ беркетмә төзелгән. Сүз уңаеннан, агымдагы алты ай эчендә халык дружиначыларының саны арткан. Бүгенге көндә ирекле халык дружиначылары составына 160 кеше кергән, шуларның 60ы - Урыссу бистәсе халык дружиначылары, 100е - авыл җирлекләренеке. Хәзерге вакытта халык дружиначылары һәм "Форпост" отряды сафларына актив рәвештә әгъзалар җыю алып барыла.
Форпостчылар "Дубравушка" балалар сәламәтләндерү лагерендә ял иткән укучылар янында булды.
Алар балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе, спорт, мәгариф, социаль яклау бүлекләре, дин әһелләре белән берлектә, "Наркотиклардан башка тормыш" наркотикларга каршы акциясе кысаларында "Яшәячәкбез" дип аталган чарасы үткәргәннәр. Лекция барышында балаларга наркотик һәм психотроп матдәләр, шул исәптән, шундый матдәләре булган үсемлекләр белән законсыз гамәлләр өчен юридик җаваплылык турында мәгълүмат биргәннәр.
Якын киләчәк планнарында - мәктәп отрядларының республика лагерьлары профильле сменаларына барулары. Шулай ук көзге чорда хокук бозулар профилактикасы һәм яшь буынның тәмәке тартуга, алкогольгә һәм наркотикларга бәйлелеге проблемасы буенча 8-11 сыйныф укучылары белән очрашулар планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев