Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районыннан Бөек Ватан сугышына 5427 кеше киткән

1941 елның 22 июне - Ватаныбыз тарихында кара даталарның берсе. Бу - Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Иртә таңнан, сугыш игълан итеп тормыйча, фашистлар Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә, хәрби-стратегик объектларны һәм күп кенә шәһәрләрне бомбага тота. Сугыш 1418 көн һәм төн дәвам итә, анда СССР 27 миллионга якын кешесен югалта. Авыр канкойгыч сугышта совет халкы Европа халыкларын фашист коллыгыннан азат итүдә хәлиткеч роль уйный. Хәтер һәм кайгы көне 1996 елның 8 июненнән Россия Федерациясе Президенты Указы белән 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә.
Ютазы районыннан Бөек Ватан сугышына 5427 кеше китә, аларның 2607се яу кырларында ятып кала. Әбсәләм җирлегеннән фронтка 131 кеше киткән, 76сы һәлак булган, Акбаштан - 436, 124е - һәлак булган, Бәйрәкә җирлегеннән - 587, 288е яу кырында ятып калган, Бәйрәкәтамактан - 271, 180е һәлак булган, Димтамк җирлегеннән - 329, 204е вафат булган, Кәрәкәшле авыл җирлегеннән - 782, 480е - яу кырларыннан кайтмаган, Иске Каразиректән - 354, 195е вафат булган, Ташкичүдән - 360, 148е һәлак булган, Урыссу авыл җирлегеннән - 480, 233е яу кырларында ятып калган, Ютазы авыл җирлегеннән 480 кеше ил азатлыгы өчен көрәшкә юнәлтелгән һәм ... һәлак булган.
Совет халкы сөйләп бетермәслек авыр сынауларга дучар була һәм без, заман яшьләре, ул ерак елларда калган, соңыннан Бөек Ватан сугышы дип аталган алышта һәлак булучыларның хатирәсенә лаек булырга тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев