Ютазы районының авыл җирлекләрендә посадкалардагы корыган агачларны кисү планлаштырыла
Җир кипкәннән соң, кайбер авыл җирлекләрендә юл кырыйларындагы куаклыкларны һәм посадкалардагы корыган агачларны кисү планлаштырыла.
Мисал өчен, Ташкичү-Ютазы юнәлешендә корыган каракурадан 2,5 чакрым территориядә арынылачак. Ташкичү-Бәйрәкә юл буе полосасында да карт агачлардан арыну күздә тотыла. Ютазы-Ык юлы полосасында яшь үсентеләр утырту өчен территорияне чистарту оештырылачак, дип хәбәр иттеләр җирлекләр белән эшләү бүлегендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев