Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районының опека һәм попечительлек органы әти-әниләр өчен семинар үткәрде

Июнь аенда районда асрамага бала алган гаиләләр өчен семинар-киңәшмә узды

Асрамага бала алган гаиләләрнең үзара аралашу һәм хезмәттәшлегенең төрле формаларын үстерү темасы астында узган чараны Ютазы районының опека һәм попечительлек органы белән берлектә Бөгелмә шәһәренең ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган сабыйларны гаиләләргә урнаштыру, асрамага бала алганчы, гаиләләрне әзерләү һәм аларга ярдәм күрсәтү үзәге оештырды. Семинар эшендә катнашкан әти-әниләр бик күп файдалы һәм кызыклы, шул ук вакытта гыйбрәтле мәгълүматлар туплау белән беррәттән, үзәк юристы ярдәме белән бик күп сорауларга җавап та таптылар. Асылда аларны ятим балаларны торак алу максатында чиратка кую өчен нинди нигезләмә таләп ителүе, даими теркәлгән яшәү урынын булдыру тәртибе кызыксындырды. Моннан тыш белгеч шәхси кабул итүләр дә уздырды. Үзәкнең психологына да бу көнне мөрәҗәгать итүчеләр шактый булды.

Семинар-киңәшмәдә оештырылган сабыйның узганына, аның биологик әти-әнисенә нинди мөгамәләдә булу темасына дискуссия, "Чәчәк" тренинг күнекмәсеннән фрагмент, әти-әнисе назыннан мәхрүм булган нарасый белән дөрес аралашу кагыйдәләре һәм башкалар кыю адымга барган - чит кеше баласын үз канаты астына алган Ютазы районының киң күлелле, олы йөрәкле әти-әниләренә көндәлек тормышта туган борчу-мәшәкатьләрне чишүдә ярдәмгә килми калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев