Ютазы районының табигате - иркен һәм матур
Район республиканың көньяк-көнчыгышында Ык елгасының урта агымы бассейнында Башкортстан чигендә урнашкан. Биләнгән территория мәйданы - 759,1 квадрат километр.
Диңгез кимәленнән биеклек - Салкын Чишмә авылы янында 323 метр. Район урта өлешендә киң яфраклы урман утраучыклары булган урманлы дала зонасына керә. Урманнар мәйданы - 14,5 мең гектар тәшкил итә. Аларда биш йөздән артык төрдә дару үләне үсә һәм тиен, сусар, куян, поши, кабан, йомран, бурсык, көзән, бүре кебек җәнлекләр яши.
Районның климаты - уртача континенталь, бу һава температурасы ел дәвамында, шулай ук тәүлек эчендә дә зур үзгәрешләргә дучар була дигән сүз. Һәр өч-дүрт ел саен корылык кабатлана. Уртача еллык һава температурасы - +2 градус. Максималь булган һава температурасы - 40 градус эсселек июльдә күзәтелә, минималь - 48 градус салкын - гыйнварда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев