Ютазы районының беренче сыйныф укучылары мәктәпкә әзер
Агымдагы елда тәүге тапкыр район мәктәпләре бусагасын атлап керәчәк 215 баланың 49на район белән бергәләп укырга җыенырга ярдәм иттек.
Республиканың "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында атна башында узган чарада аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар үз гомерләрендәге беренче букчаларын кабул итеп алдылар. Аларга мондый шатлыкны район җәтәкчелеге, предприятие һәм учреждение вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр, иганәчеләр бүләк итте. Булачак беренче сыйныф укучыларын һәм аланың ата-аналарын Белем көне белән тәбрик иткән район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина да балаларның мавыктыргыч белем дөньясыннан уңышлы атлавын, ә өлкәннәргә сабырлык теләде.
Уку әсбаплары белән тулы букчаларын кочаклап утырсалар да, күзләрендә самими нурлар балкыган булачак беренче сыйныф укучылары өчен бу көн күңелле чыгышлар белән дә истә калырлык итеп оештырылды. Балалар иҗаты үзәгенең нәни биючеләре, "Семь нот" вокаль ансамбле, сәхнәләштерелгән тематик тамаша һәм башка чыгышлар чарага бәйрәм тәме өстәде. Бәйрәмнең төп хуҗалары - булачак беренче сыйныф укучылары үзләре да сынатмады. Урыссуның 3 санлы урта мәктәбенә тапкыр һәм кыю малайлар һәм кызларның укырга керәчәге аларның сәнгатьле шигырь сөйләүләрендә үк чагылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев