Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы үсмеренә ана мәхәббәте җитми

Узган елда соңгы тапкыр узган балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында дистәдән артык административ беркетмә тикшерелде һәм аларның күпчелеге Ютазы авылында яшәүче ваемсыз аналарга хас иде.

Ютазы мәктәбендә белем алучы Г.ны беренче карашка һич кенә дә кызып китүчән һәм мондый чакларда үз-үзен контрольдә тоту сәләтен югалтучан малай димәссәң. Декабрь аеның бер кичендә балигълык яшенә җитмәгән әлеге баланың әбисе йортында аны "карт юләр" дип мыскыл итеп кычкыруын, низаг чыгаруын, мөгаен, күрше-тирәләр дә ишетми калмагандыр. Ул мизгелләрдә ифрат та кыю булган малай комиссия әгъзаларына гына үзенең әлеге агрессив тәртибенең сәбәбен аңлатып бирә алмады. Мәктәп вәкилләре сүзләренә караганда, ул бик җаваплы, аралашучан бала, дәресләр калдырмый, өстәвенә спорт белән дә шөгыльләнә икән. Шул ук вакытта алар малайның ярсып киткәндә үз-үзен кулда тота алмавын да яшереп калмады. Мәктәп директоры Әнис Ямалетдинов укучы белән уку йорты психологы шөгыльләнүен, баланың анасы да һәрвакыт элемтәдә торуын билгеләп узды. Комиссия әгъзалары бала риск төркеменә керүен, аны каты контрольдә тоту һәм тиешле белгечләрнең шөгыльләнүен дәвам итү мөһимлеген ассызыклады. Мәктәп директоры балага җәмәгать тәрбиячесе итеп билгеләнде, үсмер район комиссиясенә учетка куелды. Г.ның авылдашы, 14 яшьлек С.ның да әхлак тәрбиясе чамалы булып чыкты. Ул физик мөмкинлеге чикле булган авылдашын кимсеткән. Район эчке эшләр бүлегенең балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче инспекторы төзегән беркетмәгә караганда, бу беренче очрак түгел. Ата-ана - баланың беренче педагогы, аларның һәрьяклы үсеше өчен иң элек алар җаваплы дип Россия закончалыгыннан өземтә укып узган комиссия утырышы белән рәислек иткән Наил Минневәлиев авызыннан яңгыраган бу сүзләр баласын җитәкләп килгән ана зиһененә барып җитте микән? Мәктәп вәкилләре әйтүенә караганда, үсмернең ата-анасы асоциаль тормыш алып бара. Баланы, асылда, әбисе тәрбияли. Аны бик еш урамда трай тибеп йөрүен күргән авылдашлары малайның үзеннән өлкән яшьтәге "иптәшләр" белән дус булуын, тәмәке тартуын, начар укуын билгеләп узды. Гаиләнең ныклы контрольгә алынуын хәбәр иткән комиссия әгъзалары, бик тиздән киләчәккә һөнәр сайлар вакыт җитүгә карамастан, әле дә булса нинди һөнәр иясе булырга теләвен ачыклый алмаган үсмергә, әти-әнисе үрнәгендә, язмышын тайгак юлга кертеп җибәрмичә, үз-үзен кайгыртып яшәргә өйрәнергә киңәш итте.

Ютазы авылыннан килгән өченче бала, Л.ның исә проблемалары тагын да катлаулырак булып чыкты. Өлкән сыйныфларның берсендә белем алучы кыз бер сәбәпсезгә бик еш дәрес калдыра. Алай гына да түгел, андый чакларда ул гомумән йорттан чыгып китә һәм аның кайда булуын беркем дә белми: телефон шылтырауларына җавап бирми. Мәктәп коллективы әйтүенә караганда, кызны өчәр көн эзләгән вакытлар була. Җәйге каникул көннәрендә аек кайтмаган баладан тәмәке исе килгән очраклар булуы да билгеле. Мондый тәртипнең сәбәбен төпченә торгач, күз яшьләренә күмелгән балага ана мәхәббәте җитмәве ачыкланды, гәрчә ана кеше кызы белән үзара ышанычлы мөнәсәбәттә, икесе арасында бернинди дә сер булмавына ышандырырга тырышса да. Бөтен хикмәт - гаиләгә үги ата килеп керүдә. Психологлар раславынча, бала, гадәттә, үзенә игътибар җитмәүдән, башка гаилә әгъзаларына карата көнләшүдән баса торган позицияләрнең берсе нәкъ менә өйдән чыгып китеп, шушы рәвешле бойкот белдерүдә чагыла. Комиссия әгъзалары кызны гел башка тормыш рәвешен сайларга - яхшы укуы, матур эшләре, күркәм тәртибе белән үзенә игътибарны җәлеп итәргә киңәш итте. Ә менә ана кешегә исә баласына карата наз һәм яратуны кызгану кирәкмидер. Балаң, үзен кирәксез итеп тоюдан, салкын кыш көннәрендә кайдадыр каңгырап йөрсен, ә син, шул вакытта шәхси мәгфәгатьләреңне кайгырт инде...

Ходай Тәгалә адәм балаларын шулкадәр тигессез итеп яраткан ки, берәүләр, айлар һәм еллар дәвамында дәваланып та ана булу бәхетенә ирешә алмый. Икенчеләр исә, төн йокысын йокламыйча, күкрәк сөтен имезеп үстергән, бәхет теләп буй җиткергән йөрәк пәрасын кара гүрләргә озата. Өченчеләр...

Ютазы авылында яшәүче тагын бер гаиләне балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы комиссия, белмим, елга ничәмә-ничә тапкыр тикшерәдер, әмма бер генә дә уңай үзгәреш юк. Инде әллә кайчаннан бирле инфраструктура уңайлыкларыннан өзелгән өйдә бүген дә әле газ юк. Берсеннән-берсе кеченә өч бала яшәүче торак уртасында буржуйка утыра. Аннан таралган зәп-зәңгәр төтен исе тын юлларын кисә, күздән яшьләр китерә. Әмма әлеге балаларның күзләре яшь бөртекләренә әнкәләре аек тормыш алып бармаудан да туладыр. Менә шунысы барыннан да бигрәк аяныч. Инде Ходай Тәгалә башка төрле аяныч вакыйгалардан сакласын. Мондый шартларда яшәүче балаларның бер сыйныфта икешәр ел укуына аптырыйсы да юк. Асоциаль тормыш алып баручы әти-әни үз балаларын, гафу итегез, үзләре үк мароль урод ясый түгелме? Алар бит үз теләкләре белән тормышка килмәгән. Тапкансың икән, багада бел! Ни өчен ул нарасыйлар туганнан бирле исерек анасының чыраен күрергә тиеш? Аракыга акча тапсалар да, табигый газ чыгымнарын түли алмаган өлкәннәр аркасында ис газы сулап, ни өчен алар кечкенәдән сәламәтлекләрен какшатырга тиеш? Аларның ни гаебе бар?! Шушы ук сорауларны Яссытугай авылында яшәүче күп балалы атага бирергә була. Алмадай матур өч кыз баланың аналары инде бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителгән. Хөкемдардар балалар язмышын атага ышанып тапшырган, күрәсең, тик менә әлеге ваемсыз бәндә генә ышанычны акламый. Ул - даими эчә, йортта низаг чыгара, сабыйларын кыерсыта. Кызларны бүген әбиләре кайгырта, тәрбияли, аларга атасы һәм анасы бирә алмаган назны бирә, ашата, киендерә. 12 мең пенсия акчасына. Комиссия әгъзалары акылга утырмаган атаны бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм итүне сорап, судка мөрәҗәгать итәргә дигән карарга килде. Оныкларын үстерүче әлеге олы йөрәкле, мәрхәмәтле әби ичмасам дәүләттән ярдәм алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев