Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазы укучыларына "Законнар кайда кабул ителә?" дигән дәрес уздырдылар

Узган атнада Ютазы мәктәбендә 9-10 сыйныф укучылары белән Татарстанның Дәүләт Советы депутаты катнашында парламент дәресе узды.

Ел саен парламент дәресләре уздыру традициягә әйләнеп китте. 2009 елда паршламнт дәресе "Законнар кайда туа" дигән темага багышланган булса, 2013 елда "ТР һәм РФ Дәүләт символлары" темасына иде. Ә агымдагы елда узган парламент дәресе "Монда законнар кабул ителә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 20-еллыгына", дип аталды. Мәктәп директоры Әнис Ямалетдинов укучыларны килгән кунак- депутат белән таныштырганда:

- Бүген парламент депутаты белән ачыктан-ачык күрешкәндә,

үзегезне кызыксындырган сорауларыгызны бирегез, бәлкем киләчәктә кайберәүләрегез әлеге юлны сайлар, дип укучыларны елмаерга мәҗбүр итте.

Укучылар алдында бу көнне республика парламентыннан килгән бюджет, салым һәм финанс комитетын җитәкләүче депутат Леонид Якунин чыгыш тотты. Ул дәресне башлаганда: "Мин үземне бүген чын-чынлап сессиядә кебек хис иттем, чөнки һәр утырыш шулай гимн тыңлау белән башлана", - дип дәресне ачып җибәрде. Ул балаларга республиканың ничек үсүе һәм яшәве турында сөйләде, кыскача гына экономик-географик торышына характеристика биреп китте. Укучылар Татарстан парламентының тарихын һәм депутатларының ни белән шөгыльләнеп, нинди законнар кабул итүләре турында белделәр. Дәрес барышында күрсәтелгән слайдларда депутатлар корпусы белән дә танышып булды.

-Сез әле яшьләр, ә яшь буынның уй-ниятләре дә башка. Бәлкем киләчәктә сезнең кайберәүләрегез депутат булп, республикабыз үсешенә ничек тә булса тәэсир итми калмас, - дип чыгышын тәмамлады. Аннары районның депутатлар корпусы ни белән шөгыльләнүе турында Ютазы авыл җирлеге башлыгы, райо Советы депутаты Рәмзия Хәкимова сөйләде. Азактан балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев