Ютазы урманчылары агач утырта
Агымдагы атнада Ютазы урман хуҗалыгы эшчеләре Урыссу бистәсе белән Иске Урыссу авылы арасындагы 15 гектар мәйданда нарат үсентеләре утыртуга кереште.
Узган атнада элеккеге бакча урыннарында былтыр утыртылган нарат үсентеләренә ремонт үткәргән һәм Яссытугай авылы белән Иске Урыссу авылы арасындагы посадканы чистарта башлаган урманчылар алдында быел район урманнарын 19 гектар мәйданда чыршыга баету, юл кырыйларында ике гектарда нарат утырту бурычы да тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев