Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазы йолдызчыклары биеп остара

"Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле чираттагы иҗат бәйгеләрендә уңышлы чыгыш тотып кайтты.

26 гыйнварда Ютазы йолдызчыклары Уфа шәһәрендә узган "Талант канатларында" Халыкара бәйге-фестивальдә катнашты. Конгресс-холл үзәгендә чыгыш тоткан иҗат коллективының "Серпантин" төркеме I дәрәҗә дипломанты булды. Ахырда кызлар һәм малайлар Башкортстан башкаласының күренекле урыннарында булырга да өлгергән.

Икенче көнне Ютазы йолдызчыклары Яр Чаллы шәһәренә карап юл алды. Алар биредә "Энҗе бөртеге" хореография сәнгате солистларының өлкәара бәйгесендә катнашты. "Тыпырдап бию"гә чыккан Ралина Нигъмәтуллина, Влада Салихова, Минзилә Нурлыгаянова, Амалия Хәйретдинова I дәрәҗә лауреаты булса, "Испания ритмнары"н биеп, алар III дәрәҗә лауреаты булды. Кызлар дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде, дип хәбәр итте ансамбльнең җитәкчесе Минзилә Абдурахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев