Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы юлларының вазгыяте яхшыра

Агымдагы елның тугыз аенда район автоинспекциясе статистикасы юл-транспорт вакыйгалары белән вазгыять яхшыруын күрсәтте.

Югарыда әйтелгән чорда зыян күрүчеләр белән 11 юл-транспорт вакыйгасы булган, 12 кеше җәрәхәт алган, һәлак булучылар юк. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда (5 һәлак булучы һәм 20 яралы 17 юл-транспорт вакыйгасы), зыян күрүчеләр теркәлгән юл-транспорт вакыйгалары - 35 процентка, аларда үлүчелә - 100 процентка, җәрәхәт алучылар 40 процентка кимегән. Шулай да руль артына исерек хәлдә утырырга теләүчеләр бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Исерек хәлдә транспорт йөрткән ике автомобильче авариягә юлыккан һәм үзләре үк зыян күргәннәр. Тагын ике авария тизлек режимы кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә ясалган, 3 авария автомобиль йөртүчеләрнең каршы хәрәкәт юлына чыгулары аркасында теркәлгән.

Тугыз ай эчендә өч җәяүле таптатылган, шуларның икесе - транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән кылынган, берсендә - җәяүле үзе гаепле. Шулай ук велосипедчыны таптату теркәлгән, авария велосипедчының юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәве нәтиҗәсендә килеп чыккан.

- Безнең хезмәткәрләр тарафыннан автомобильчеләр, җәяүлеләр һәм вазифаи затлар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 4404 очрагы ачыкланды, шулар арасыннан 132 кеше транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән. 2015 елның 1 июленнән транспорт чарасы белән кабаттан исерек хәлдә идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгы гамәлгә кергәннән соң, биш кешегә җинаять эшләре кузгатылды инде, - дип аңлата бүлек начальнигы Эдуард Фәйзрахманов спиртлы эчемлекләр кулланырга яратучылар мөнәсәбәтендә закон катгыйлануы турында.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның түбәндәге төрләре артуы күзәтелгән:

- куркынычсызлык каешы белән файдалану кагыйдәләрен бозу - 1330;

- каршы хәрәкәт юлына чыгу - 34;

- җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу - 149;

- тизлек режимы кагыйдәләрен бозу - 619;

- балаларны беркеткеч җайланмалардан башка йөртү - 132;

- юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләмәү - 140 очрак. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозганга штрафларны вакытында түләмәгән өчен 28 кеше административ кулга алуга дучар ителгән, бер кешегә мәҗбүри эшләр төрендә җәза бирелгән, калганнары түләнмәгән штрафны һәм аның икеләтә бәясен түләргә мәҗбүр булганнар.

Район территориясенә куелган ике фото-видеофиксация комплексы тизлек режимы кагыйдәләрен бозуның 12 092 очрагын теркәгән.

Сүз уңаеннан.

Үткәрелгән анализ иң аварияле айның сентябрь (4 юл-транспорт вакыйгасы), атнаның иң куркыныч көне - якшәмбе, тәүлек вакыты - көн уртасына кадәр 9 сәгатьтән 12 сәгатькәчә булуын күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев