Ютазыда кайбер автомобиль йөртүчеләрне күңелсез Яңа ел көтә
Автоинспекторлар кыш җитү белән юл-транспорт вакыйгалары саны артуын билгелиләр. Бу яктан безнең район да чыгарма түгел.
Узып баручы елның соңгысыннан алдагы атнасында, район хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, бездә сигез авария теркәлгән. Берләре автомобиль белән идарә итә алмаган һәм кюветка төшкән, икенчеләре транспорт чарасы белән бәрелешүгә юл куйган, ә бер автомобиль хуҗасы машинасының көпчәген зарарлаган. Бәхеткә, зыян күрүчеләрдән башка узган (сүз кешеләр турында бара, машиналар турында түгел). Шулай итеп, Яңа елны транспорт йөртүчеләр төрлечә каршылаячак - кемдер - елның аварияләрсез узуы уңаеннан шатланып, кемдер - мәшәкатьләр чыгуга борчылып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев