Ютазыдан Наилә Хөснетдинова: "Конгресстан алга таба тагы да куатлерәк итеп эшләргә дәрт алып кайттык"
Август башында Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессның VI съезды булып узды. Илебезнең төрле почмакларыннан җыйналган татарлар бүгенге көндә безнең алда торган милли мәсьәләләрне чишү, тарихны тагы да тирәнтен өйрәнү, телебезне саклау һәм үстерү максаты белән алда торган биш елга планнар корды, бурычлар билгеләде.
Агымдагы елда Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 25 ел тулган. 3 августта Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов белән узган пленар өлештә районыбыз башлыгы Рөстәм Нуриев, корылтай делегаты буларак җирле хатын-кызлар Советы рәисе Наилә Хөснетдинова катнаштылар.

- Бик бай эчтәлекле итеп төзелгән иде очрашу. Илебезнең
төрле почмакларыннан килгән татарлар белән аралашу, аларны тыңлау һәм ничек тә булса ярдәм итәргә тырышу безнең төп максат икәненә тагын бер кат төшендек. Телебезне саклау, аны киләчәк буынга түкми-чәчми тапшыру өстендә әле бик күп эшлисебез бар.

Кайларга гына алып бармадылар да, нинди генә илләрдән килгән милләттәшләребез белән очрашмадык без конгресста. Аларның һәрберсенең үз проблемалары, үз максатлары, әмма туган Татарстаныбызга кайтып, милләттәшләр белән күзгә-күз очрашу шатлыгы һәрберсенең күзләрендә чагыла иде, дип күргәннәрдән үзенең фикерләре белән уртаклашты Наилә Хан кызы.

Корылтайда Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 811 делегат һәм 207 кунак катнашкан. Катнашучылар конгресс резолюциясендә:
- киң җәмәгатьчелек катнашында Татар телен һәм татар
халкының рухи мирасын саклап калу һәм үстерү платформасын эшләргә һәм кабул итәргә;
- татар мөһаҗирлеге музее һәм Татар халкының портрет
галереясе проктларын хупларга, иҗтимагый берләшмәләргә экспонатлар базасын формалаштыру эшенә керешергә;
- милли мәктәпләрдә белем алучы укучыларга Бердәм дәүләт
имтиханын туган телдә тапшыру хокукын бирү;
- Россия Федерациясенең татар авыллары тарихларын
өйрәнүне, аны нәшер итүне "Татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау" программасына кертү;
- төбәкләрдә эшләп килүче татар оешмаларына Бөтендөнья
татар конгрессы белән берлектә төбәктә яшәүче татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү буенча активлыкны арттырырга һәм башка шундый мөһим мәсьәләләрне чагылдырган бурычлар күтәргәннәр.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев