Азамат Хаҗипов - Татарстан Республикасы "Яшь һөнәрманнар" (WorldSkills Russia) чемпионатының сайлап алу турының икенче этабында "Авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану" компетенциясе буенча икенче урынга лаек булды.
2017 елда узачак "World Skills Russia" милли чемпионатта катнашу өчен Татарстаннан иң яхшы яшьләрне сайлап алуны максат итеп куйган чемпионатның чираттагы туры "Идел буенда халыкара кыр көннәре" күргәзмә-форум барган чорга туры килде. Әлеге чарага ул дәрәҗә өстәсә, аның катнашучыларына исә киеренкелек һәм дулкынлану өстәде.
- Бәйгедә 15 кеше - Сарманда узган WorldSkills чемпионатының беренче сайлап алу турында җиңү яулаган авыл хуҗалыгы буенча төрле уку йортларында белем алучы студентлар катнашты. Бәйге биремнәре дүрт модульдән - төрле маркадагы двигательләргә төрле хезмәт күрсәтү, МТЗ-82 тракторын сабан белән җиһазландырудан торды. Соңыннан тракторда фигуралы йөреш күрсәтүдә ярыштык. Әлбәттә, күңелдә берникадәр дулкынлану хисе яшәде. Әмма мин аңа өстенлек итәргә ирек куймадым. Бар ихтыяр көчемне һәм тәҗрибәмне бер учка йомарлап, җиңүгә йөз тоттым, - дип сөйли яшь механизатор.
Бөгелмә аграр көллиятенең Ютазы филиалы студенты Азамат Хаҗипов өчен бу чемпионат осталык һәм тәҗрибә чарлауда нәүбәттәге сынау булды. Хәер, ундүрт яшендә үк комбайн штурвалы артына утырган егеткә кырчылык тармагында берәр ят нәрсә бар микән? Фидакарьлеге белән районда абруй казанган җирбагар Илдар Хаҗипов тәрбияләп үстергән, кечкенәдән кул арасына кертә башлап, техника "җене" кагылдырган, игенче хезмәтенә мәхәббәт уята алган ата кешенең баласы башка юлдан китә ала микән?! Димтамак авылы мәктәбен тәмамлаган үсмерне язмышын авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләү теләге Ютазы аграр көллиятенә алып килә. Авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты белгечлеге буенча укучы егет, берьюлы икенче һөнәр - электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы серләрен дә үзләштерә.
Азамат һәрьяклап үсеш алуны максат итеп куя. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә башлаган үсмер төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Ул, район командасы составында, 2015 елда Мамадышта узган "Авыл яшьләре" IX авыл спорт уеннарында катнаша.
"Яшь һөнәрманнар" чемпионатында Азамат Хаҗипов күрсәткән тирән белем һәм зур осталыкны республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов лаеклы бәяли. Безнең егет диплом һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләнә. Ә иң мөһиме - Азамат Хаҗипов бу җиңүе белән үзенә республиканың югары уку йортында белем алуны дәвам итү мөмкинлеген тудыра.
Нет комментариев