Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылы Мөхтәрәмә Хәертдинова йортында бәйрәм

Ютазы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы катнашучысы Мөхтәрәмә Хәертдинова узган шимбә иртәсендә 97 яше тулу уңаеннан күп санлы котлаулар кабул итте.

Туган җиребезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен ир-егетләр белән беррәттән кулына корал алган гүзәл затларыбызның мондый каһарманлыгы аеруча зур дулкынлану кичерергә мәҗбүр итә. Чал чәчле ветеранга чәчәк бәйләме тапшырган район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин да нәкъ менә шундый хисләр кичерүен яшереп калмады. Йөзенче дистәсен ваклаучы Мөхтәрәмә Хәертдин кызын гомер бәйрәме белән халыкны социаль яклау бүлеге белгече Гөлнара Вәлиәхмәтова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина, туганнары һәм күршеләре тәбрик итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев