Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар агач утыртудан да читтә калмады

Бөек Җиңүнең 70 еллык хәтирәләрен мәңгеләштерәчәк каенлыкка узган атнаның җомга иртәсендә нигез салынды.

Бу көнне район башлыгы Рөстәм Нуриев, башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подовалов, район советы һәм башкарма комитет хезмәтләре вәкилләре, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары Урыссу бистәсе белән Иске Урыссу авылы арасындагы мәйданга каен үсентеләре утырттылар.

Бөек Ватан сугышы елларында халкыбыз тынычлыгы хакына никадәр якташыбыз яу кырында ятып калса, бу паркта шуның кадәр үк яшь үсенте утыртылачак. Без каһарманнарыбызның гомерен үлемсез итәргә, алар турындагы истәлекләрне мәңгеләштерергә бурычлыбыз, дип билгеләп үткән иде узган киңәшмәләрнең берсендә Рөстәм Нуриев. Ютазы урман участогы лесничие Айдар Нигъмәтуллин агач утыртучыларны бу көнне 4 меңгә якын үсенте белән тәэмин итүләрен хәбәр итте.

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән заманында бакча өчен участоклар бүленеп бирелүгә карамастан, алар арасында озак еллар дәвамында тәрбияләнмәгән, эшкәртелмәгән мәйданнар, мөгаен, файдага караганда, күбрәк зыян гына салгандыр: буй җиткереп, орлыкларын тирә-юньгә таратып утырган алабуталардан юл аша гына урнашкан икмәк кырына да аз зыян килмәде. Бу җирләргә эстетик яктан караганда да, күңелгә ятышлы бер генә күренешкә дә тап булмыйсың. Ташландык территориягә әверелгән бакчалар Урыссу бистәсенә алып керә торган юл өстендә кала. Ә район үзәгенә кемнәр генә килми! Аның эчке урамнарын чистартып, яшелләндереп куеп та, тышкы ягы ямьсез кала икән, шуннан ни файда! Хуш, кунак килә дә, китә ул, ә яшәргә бит үзебезгә. Егерме беренче гасыр кешесенең чүп-чарга батып гомер итәсе килә микән?! Шуңа күрә район җитәкчелеге, бар халык дөнья тарихындагы иң шанлы бәйрәмгә - Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек алып барганда, элеге көнне төбәгебез елъязмасына онытылмаслык эшләр белән кертеп калдыруны күпкә кулай дип тапты. Һәм, төрле җитештерү тармаклары булу сәбәпле, экологик яктан бик үк сәламәт булмаган торак пунктта яшәүче яшь буынның тирә-юньне яшеллеккә күмгән үз буыннарына бик рәхмәтле булачагына да иманым камил.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев