Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар акрын йөрсәләр дә , күбрәк эчәләр

Район автоинспекциясе һәм йөртүчеләрнең үзләре көче белән быел районда юл-транспорт вакыйгалары белән вазгыятьне бераз төзәтергә мөмкин булды.

ЮХИДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, узган елның ун ае белән чагыштырганда, юл-транспорт вакыйгалары саны өчтән бергә, җәрәхәт алучылар саны кырык процентка кимегән, һәм бер генә һәлак булучы да теркәлмәгән. ЮХИДИ эше күрсәткечләренең әһәмиятлеләренең берсе - авыр нәтиҗәләр - нульгә тигез. Өч юл-транспорт вакыйгасының төп сәбәпләре - каршы хәрәкәт юлына чыгу, тагын өчесенең - тизлек режимын сакламау. Ике авария автомобильләр белән исерек хәлдә идарә итү аркасында килеп чыккан. Бер җәяүлене таптату автомобиль йөртүче гаебе белән булган, өчесе - җәяүлеләрнең үзләре аркасында. Шулай ук автомобиль көпчәкләре астына велосипедчы, үз гаебе белән эләккән.

Быел транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә итү очраклары 1,8 процентка арткан, куркынычсызлык каешларын файдаланмау очраклары 2,4 процентка арткан, җәяүлеләр кылган кагыйдә бозулар - 3,9 процент, каршы хәрәкәт юлына чыгу - 5,9 процент, һәм, шуның белән бергә, тизлек режимын бозу 19 процентка кимегән. Әмма нәкъ менә кагыйдә бозуның соңгысы Урыссу - Октябрьский автоюлының өченче чакрымында ике авариягә китергән, ул юл-транспорт вакыйгалары еш була торган урын дип исәпләнә. Лхачларны хәтта райондагы тизлек режимын фото-видеофиксацияләү режимы да туктатмый. Алар тарафыннан унбер айда рөхсәт ителгән тизлекне арттыруның 13 меңнән артык очрагы ачыкланган.

- Исерек килеш яңадан транспорт чаралары белән идарә иткәнгә яки вазифаи затның медицина тикшерүен узу турында таләпләрен үтәмәгәнгә җәза катгыйлануының дүрт ае эчендә районда әлеге хокук бозуларга юл куйган җиде кеше тоткарланды. Барысына да җинаять эшләре кузгатылды. Дүртесе инде суд тарафыннан ике елдан өч елга кадәр автомобиль белән идарә итү хокуккыннан мәхрүм ителеп, 400 сәгатьтән 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителде. Закон шулай ук 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф төрендә яки бер елдан ике елга кадәр хезмәт хакы яки башка табыш күләмендә, яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итүне, яки шул ук срокка иректән мәхрүм итүне күздә тота. Кагыйдә бозучы шулай ук өч ел срокка кайбер вазифаларны башкару мөмкинлегеннән мәхрүм ителә, - дип аңлатты район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Эдуард Фәйзрахманов.

Штраф түләмәүчеләргә мөнәсәбәт тагын да катгыйланды. Мондый затлар буенча судка җибәрелгән материаллар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, чиреккә диярлек арткан. Кулга алынучылар саны 41 процентка күбәйде. Икеләтә арттырып штраф салу күләме үсте, ә менә мәҗбүри эшләр саны, киресенчә, кимеде.

Сүз уңаеннан

Әлеге вакыт аралыгында иң аварияле ай булып сентябрь тора, атна көне - якшәмбе, тәүлек вакыты - көндезге 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр чор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев