Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар Бөтендөнья юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көнен үткәрәчәкләр

Безнең район территориясендә Бөтендөнья юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар комплексын уздыру көтелә.

Әлеге чаралар кысаларында Ютазы районының ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм район журналистлары мәгариф учреждениеләре һәм предприятиеләр, шул исәптән, автотранспорт предприятиесе хезмәт коллективлары белән очрашулар уздыруны планлаштыра. Әлеге эш җәмәгатьчелек игътибарын юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемаларына җәлеп итү, юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә үлем очракларын һәм травматизмны киметү максатында уздырыла. Тагын бер тапкыр искәртәбез, БМО Ассамблеясы резолюциясенә ярашлы, ноябрьнең өченче якшәмбесе - Бөтендөнья юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев