Ютазылылар: эштә - булган, җырда - уңган
"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең Азнакай шәһәредә узган зона турында катнашкан ютазылылар арасында җиңү яулаучылар да бар.
Район сукырлар җәмгыяте лидеры Гөлнара Әбилтәрова - "Хатын-кыз - ел үрнәге", Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев - "Ир-егет - лидер", "Семь нот" җыр ансамбле җитәкчесе күп бала анасы Гүзәл Нигъмәтуллина - "Хатын-кыз - ана", Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Камил Ибраһимов - "Ир-егет - намуслы йөрәк", Иске Урыссу авылыннан пенсионер Зира Кашапова "Өченче буын герое" номинациясендә чыгыш ясады.
- Бәйгедә катнашырга ризалык биреп, безнең белән бергә сценарийлар язып, репертуар һәм костюмнар сайлап, репетицияләргә йөргән якташларыбыз барысы да бик матур чыгыш тотты. Шунысы икеләтә шатлык, биш кешенең дүртесе Казанда узачак финалга чыкты, - дип горурлык хисе белән хәбәр итте район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев