Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ютазылылар Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чараларда катнаштылар

22 июнь... Әлеге кайгылы датаны без Хәтер көне буларак билгеләп үтәбез. Ул тормышлары канкойгыч сугыш аша узган кешеләрне искә алау һәм алар өчен горурлык көне.

Бөек Ватан сугышы башлану көненнән безне 75 ел вакыт аерып торса да, райондашларыбыз ил азатлыгы өчен көрәшкән солдатлар батырлыгын хәтерләрендә саклыйлар. Менә илебез тарихында әлеге иң кайгылы даталарның берсе алдыннан район кешеләре "Хәтер шәме" бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Кич белән район үзәгендәге мемориаль комплекста "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе, мәдәният бүлеге вәкилләре, район балалар думасы депутатлары һәм бистәдә яшәүчеләр Ватан өчен һәлак булганнарны шәмнәр тотып, бер минутка тын калып искә алды.
- Безнең районда "Хәтер шәме" акциясе беренче генә ел үткәрелми һәм үсеп килүче буын өчен тирән тәрбияви әһәмияткә ия. Безнең балаларыбыз үткән тарих сабагын белмәсә һәм ихтирам итмәсә, аларның лаеклы киләчәге дә булмаячак, - дип шәрехләде "Бердәм Россия" җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе Елена Коваль.
Хәтер һәм кайгы көнендә сугыш һәм хезмәт ветераннары, районның рәсми затлары, шулай ук укучылар һәм бистәнең битараф булмаган кешеләре монумент янына Ватаныбыз бәйсезлеге өчен сугышкан, без аларга тормышыбыз һәм ирегебез өчен бурычлы булган солдатларны искә алырга җыйналдылар.
- Әлеге сугыш бер генә гаиләне дә урап узмады, ул миллионнарча кешеләргә кайгы һәм хәсрәт китерде. Һәм, без, хәзерге буын беркайчан да әлеге җиңүнең безгә нинди кыйммәт бәягә төшүен онытырга тиеш түгелбез. Балаларыбызның шат тавышлары яңгырап торсын, һәркемгә тыныч күк йөзе телим, - дип мөрәҗәгать итте яшәүчеләргә район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова.
Районыбызның сугыш елларында нинди югалтулар кичерүе турында район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова сөйләде:
- Безнең якташларыбыз, 2604 солдат яу кырларында ятып калды. Туган якларына әйләнеп кайтмаган сугышчылар арасында 282 бәйрәкәле, 281 ютазылы, 178 акбашлы бар һәм һәлак булучыларны һәр авылдан санарга була. Без сугышка ирен, алты улын һәм киявен озаткан каһарман-ана Җиһан апа Хафизованы беркайчан да онытмаячакбыз. Без яшь кенә килеш илебез бәйсезлеген яклап көрәшкән каһарманнар алдында баш иябез.
Митингта катнашучыларны "Мәхмүт" мәчете имам-хатибы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин чыгышы нык дулкынландырды. Ул район халкын мәрхәмәтле һәм игелекле булырга чакырды. Кешенең җанында тынычлык, тынгылык юк икән, аны бәхетле дип атап булмый. Балаларыбыз бездән шәфкатьлерәк һәм игелеклерәк булсын, ә без, өлкәннәр, аларга нәсыйхәт бирик. Ике дөньяда да Аллаһы Тәгаләдән тынычлык, иминлек һәм бәхет сорыйк.
Рәсми өлештән соң җыелучылар һәлак булган азат итүче сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салды һәм аларны бер минутка тын калып искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев