Ютазылылар телевизор ота ала
Агымдагы елның икенче ярты еллыгына матбугат басмаларына әбунә рәсмиләштерү кампаниясенә стимул өстәү максатында, "ТАТМЕДИА" җәмгыяте гәҗит-журналларга язылучылар арасында "Әбунә өчен телевизор!" акциясе игълан итә.
Акция халкыбызның мәдәният, белем дәрәҗәсен, кешеләр арасында уку кебек ял төрен үстерүне, милли гореф-гадәтләребезне саклауны максат итү белән беррәттән, "ТАТМЕДИА" җәмгыяте тауарларына һәм уңайлыкларына хаҗәтне арттыруны да ният итә. 18 апрельдә старт алачак акция барышында теләге булган һәркем "ТАТМЕДИА"ның ким дигәндә дә өч матбугат басмасына алты айга язылырга һәм абонементның күчермәсен оештыручы адресына юлларга тиеш була. Сүз уңаеннан, "ТАТМЕДИА" басмаларының тулы исемлеге белән www.tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.
Акциягә йомгак агымдагы елның 19 августында ясалачак. Быел, җәмәгать, бүләкләр күпкә яхшырак. Чараны оештыручы беренче урынга телевизор вәгъдә итә. Шулай ук гамәлгә кергән традиция буенча өч фотоаппарат, 12 данә савыт-саба җыелмасы, 45 данә бүләк наборы уйнатылачак. Иң зур бәягә әбунә рәсмиләштерүчеләрне районнарның үзендә дә дәрт өстәүче бүләкләр көтәчәк.
Агымдагы елның икенче ярты еллыгында почта таратучыларны да бүләкләр көтә. "ТАТМЕДИА" җәмгыяте янәдән алар арасында бәйге игълан итте. Апрель аеның беренче көненнән старт алган чараның шартлары шул ук: 2016 елның икенче ярты еллыгына гәҗит-журналларга язылучыларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү, тәгаен итеп әйткәндә, узган елның икенче ярты еллыгы белән чагыштырганда, әбунә рәсмиләштерүчеләрнең саны күбрәк булырга тиеш. "Иң яхшы шәһәр почтальоны", "Иң яхшы кече шәһәр почтальоны", "Иң яхшы авыл почтальоны", "Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге", "Журнал буенча иң яхшы тираж" номинацияләре буенча уза торган бәйгегә нәтиҗә сентябрь аеннан да соңга калмыйча ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев