Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар үткәргән ярминкәдә киштәләр көзге нигъмәтләрдән сыгылып торды

Октябрь аеның өченче көнендә узган ярминкәдә киштәләр көзге нигъмәтләрдән сыгылып торды.

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында игълан ителгән декада уңаеннан оештырылган ярминкәдә катнашкан район мәгариф бүлеге учреждениеләре хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен сәүдә киштәләре артында уздырды. Мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары бу көнне сатып алучыларга үз бакчаларында үз куллары белән үстергән, үз көчләре белән консервлаган яшелчә, кайнатмалар, камыр ашлары һәм башка төрле сый-нигъмәтнең киң ассортиментын тәкъдим итте. Урыссу гимназиясе сатута куйган тозланган вак помидар банкалары бик тә аппетитлы күренде. Иске Урыссу балалар бакчасы участогында быел кабак бик уңган: киштәгә аның зурысыннан алып кечкенәсенә кадәр куелган иде. Акбаш мәктәбенең үз Мичурины бар - Җәүдәт Вәлиәхмәтов алып килгән көзге салкыннарга кадәр җиләкләре кызарып пешә торган кура җиләге, җир җиләге үсентеләре кулга да тимәде. Тауары сатылып бетүдән бик тә канәгать калган бакчачы башка елларда да мәктәп файдасына ике меңнән артык табыш ясавын, быел да начар эшләмәвен белдерде.

Ютазы мәктәбе дә ярминкәгә өч меңгә якын сумлык тауар белән килгән иде.

- Башка елларда да ике-өч мең сумлык табыш ясый идек. Быел да сатуны начар булмас дип уйлыйбыз, - диде өмет баглап мәктәп директоры урынбасары Резеда Ганиева.

- Сатудан кергән акчаны гадәттә нәрсәгә тотасыз?

- Мәктәптә төрле бәйгеләрне оештыруга: грамоталар, призлар сатып алабыз. Ярминкәдән кергән табыш тулысы белән укучыларның үзләренә үк сарыф итәлә.

Бу көнне ярминкәдә катнашучылар районның социаль яклау бүлеге оештырган хәйрия акциясендә бик теләп катнашты. Алар бергәләп аз керемле пенсионерлар Илья Беззубов, Нина Григорьева файдасына 2150 сумлык продукция җыеп тапшырды, әлеге мохтаҗлар файдасына 330 сум акчалата ярдәм дә керде, дип хәбәр итте социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова. Ярминкә вакытында җыелган күчтәнәчләрдән ярдәмгә мохтаҗ дистәдән артык әби һәм бабайга да өлеш чыкты. Социаль яклау бүлеге ярминкәдә продукция сатып алган пенсионерларны өйләренә илтеп куюны да оештырды.

Кайсы гына ярминкә җыр-моңсыз уза икән?! Район мәдәният йорты бүлеге артистлары, "Сөембикә" бию ансамбле, "Сударушка" җыр ансамбле өлкәннәргә, мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә, ярминкәдә катнашкан барлык халыкка үзләренең иң матур концерт номерларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев