Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар тыныч йөреп кенә тиз барып җитәсен еш оныталар

Шушы көннәрдә Югары Стәрле - Каразирек - Урыссу юлының 37 нче чакрымында булган юл-транспорт вакыйгасында кешеләр зыян алды.

Лада Гранта автомобиле белән идарә иткән 39 яшьлек ханым, кар яву сәбәпле күз күреме начар булуга карамастан, тизлек режимын сакламый һәм юлның сул ягына төшеп китә. Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм аның балигълык яшенә җитмәгән улы зыян ала, икесе дә вакыйга урыныннан хастаханәгә озатыла. ЮХИДИның Ютазы бүлеге начальнигы Эдуард Фәйзрахманов начар һава торышы шартларында юлларда, аеруча караңгы вакытта хәрәкәт иткәндә, бермә-бер уяулыкны арттырып һәм куркынычсызлык шартларын үтәп кенә бәхетсезлекне булдырмый калырга мөмкинлеген тагын бер кат искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев