Ютазылылар укытучыларын почта аша котлый ала
1 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр почта элемтәсе бүлекчәләрендә "Минем укытучым" акциясе узачак.
Ай дәвамында укучылар яки аларның әти-әниләре открытка яза һәм Россия укытучыларына яхшы теләкләр юллый алалар. Котлаулар белән открытканы операторга бирергә мөмкин. Мәктәпләргә адрессыз почта открыткаларын китерү бушлай тормышка ашырылачак. Элемтә операторлары аларны Укытучылар көне - 5 октябрьгә кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр итте "Татарстан почтасы" ФПЭИ матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев