Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар, велосипедчы да закон алдында җаваплы

Сентябрь аенда гына да Урыссу бистәсендә ике велосипедчы катнашында юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.

Әлеге ике көпчәкле техникага атланып торак пункт урамнарын урарга яратучылар шактый, тик алар арасында юл-транспорт кагыйдәләрен яратмаучылар тагын да күбрәк. Юлдашы итеп велосипедны сайлаган кайбер гражданнарның сәяхәте еш кына күңелсезлек белән тәмамлануын чираттагы шундый юл-транспорт вакыйгасыннан кайткан Ютазы районы ЮХИДИ начальнигы Эдуард Фәйзрахманов та раслады:

- Велосипедка утырып юлга чыккан кешеләр еш кына авария сәбәпчесе була һәм мондый хәл ел саен булып тора. Моңа беренче чиратта велосипедчыларның юлда хәрәкәт итү кагыйдәләрен белмәве, үзара хөрмәт хисе булмавы, игътибарсызлыгы нигез тудыра. Дөресен танырга кирәк, велосипедчы һәм башка төрле техника белән идарә итүче арасында килеп чыккан авариядә асылда ике көпчәкле техника хуҗасы гәепле булып чыга.

Баш гаишник җәйге каникуллар чорында велосипедка атланган балалар арасында юл-транспорт кагыйдәләрен бозу очракларының күп булуын ассызыклады. Әйтик, быел автоинспекция хезмәткәрләре, бернинди кагыйдә белән исәпләшмичә, велосипедларда җилдереп йөргән 30 баланы, скутерларда җил белән ярышкан 11 үсмерне тоткарлаган, яшь буын вәкилләре арасында җәяүлеләргә кагылышлы юл кагыйдәләрен белмәүчеләр дә шактый икән. Агымдагы елда махсус каралмаган урыннан юл аркылы чыккан өчен 36 малай һәм кызга беркетмә төзелгән. Бу әле рәсми статистика. "Беркем дә күрмәгәндә" юлга йөгереп чыккан очракларның исә исәбе юк. Һәм бу мәктәпләрдә юл-транспорт кагыйдәләре белән танышу, аларны үзләштерү буенча даими чаралар узуга карамастан, район юлларында менә шундый вәзгыять күзәтелә, дип борчылуын белдерде Эдуард Фәйзрахманов.

Майор, форсаттан файдаланып, балаларның, шулай ук әти-әниләрнең тагын бер кат исләренә төшерүне кирәк дип тапты: 14 яше тулган үсмер генә олы юлдан, тиешле кагыйдәләрне үтәп, велосипед белән хәрәкәт итү хокукына ия. Моннан кече яшьтәге гражданнар велосипедта бары тик ишек алдында, бакчада, ягъни юл хәрәкәтендә башка катнашучыларга киртә тудырмый торган ихаталанып алган территориядә һәм әти-әнисе яисә башка өлкән кеше контролендә генә йөрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев