Ютазылылар, Яңа елны янгын белән түгел, салют белән каршылагыз
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре җитү белән, пиротехник продукцияне һәм гирляндаларны дөрес кулланмау сәбәпле, янгыннар чыгу куркынычы килеп туа.
Район дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге янгын куркынычлы шартлаткыч катнашмалары булган төрле фейерверклар, салютлар, петардлар, бенгал утлары сатып алганда, аларны сатарга лицензияләре, шулай ук прдукциянең янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү сертификатлары булган сәүдә нокталарын гына сайларга киңәш итә. Пиротехниканы куллану алдыннан игътибарлы рәвештә инструкция белән танышу һәм җитештерүче заводның күрсәтмәләрен катгый үтәү, аларны җибәргәндә хәвефсез ара сайлау мәҗбүри. Пиротехник эшләнмәләрне ябык бина эчендә куллану тыела. Электр белән эшли торган чыршы бизәгечләр сатып алганда, сатучылардан янгын куркынычсызлыгы сертификаты таләп итегез. Гирляндаларны элгәндә, кыза торган өслекне янучан материалга тиеп тормаслык итеп урнаштыру мәҗбүри, электр үткәргечнең төзеклеген тикшерү мөһим, электр белән туклана торган үткәргечләрне, өзелүгә, изоляция бозылуына юл куймас өчен, идәнгә, кешеләр йөри торган урыннарга сузу тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев