Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазылылар яшьлекләренә әйләнеп кайтты

Узган атна ахырында район мәдәният йорты каршындагы мәйданга район халкы Яшьләр көнен бәйрәм итәргә җыелды.

Халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сәламләде. Форсаттан файдаланып, ул "Дубравушка" балалар лагерен агымдагы ял сезонына әзерләүдә үзләреннән зур өлеш керткән "Электросоединитель" заводының хезмәт коллективына рәхмәтен белдерде. Район яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Николай Гребенюк социаль челтәрдә игълан ителгән "БытьМолодым" бәйгесенә йомгак ясады. Җиңүчеләр Альбина Мөхәммәтҗанова, Светлана Мөхәммәтшина, Гүзәлия Карипова кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнде. Бәйгедә катнашкан Эльвина Мостаева һәм Анастасия Михайлова да рәхмәт сүзләренә лаек булды.

Бәйрәм кичендә Николай Гребенюк, Регина Галләмова, Туймазыдан килгән "Клан Сопрано" кавер төркеме, район мәдәният йортының "Ортодоксия" ансамбле дәвам итте. Артистлар халыкка чын ял киче бүләк итте - тамашачылар сәхнәдән яңгыраган җырларга күмәк кушылды, биергә чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев