Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылыларның табышын декларацияләү срогы тәмамланып килә

Кешеләрнең табышын декларацияләү срогы тәмамланып килә. Бу уңайдан аңлатма бирүен сорап, редакция салым инспекциясендә салым түләүчеләр белән эшләүче бүлекнең дәүләт салым инспекторы Надежда Хәеровага мөрәҗәгать итте.

- Надежда Васильевна, салым декларациясе кайчан тапшырыла?

- 2013 елда физик затлар табышына салым буенча декларацияне 2014 елның 30 апреленә кадәр тапшыру мөһим.

- Үз табышларын мәҗбүри рәвештә кемнәр декларация-ләргә тиеш?

- Милегендә өч елдан да ким булмаган милкен, кыйммәтле кәгазьләр, устав капиталындагы өлешен сатудан; фатир, бүлмә, башка милекне арендага биреп торудан, лотерея отудан һәм тотализаторлардан табыш алган шә-хесләр, әгәр алардан салым тотылмаган булса, декларация тапшырырга тиеш.

- Закончалык белән билгеләнгән срокка декларация тапшыру бөтен кешегә дә кагыламы?

- Декларацияләнергә тиеш булган табышка һәм салымны (стандарт, социаль, милек) кире кайтарып алу хокукына ия булган салым түләүче декларацияне 30 апрельдән дә соңга калмыйча тапшырырга бурычлы. Әгәр кеше бары тик салым кайтарып алу өчен генә декларация тапшыра икән, бу эшне ел дәвамында теләсә кайсы вакытта башкарырга мөмкин.

- Салым декларациясен кайда тапшырырга?

- Салым декларациясе яшәү (теркәлү) урыны буенча салым органына китерелә.

- Аны тутыру формасын кайдан табарга була?

- 2013 елгы табышлар буенча салым декларациясен тутыру өчен "Декларация-2013" махсус компьютер программасыннан файдаланырга тәкъдим итәбез. Аны Россия Федераль салым хезмәте сайтыннан табарга мөмкин. "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисыннан файдаланучыларга да НДФЛ буенча салым декларациясен тутыру авыр булмаячак. Программа автомат рәвештә салым түләүченең шәхси мәгълүматларын декларациягә күчерә, ярдәм итә, шул рәвешле декларация формасын хатасыз тутыру мөмкинлеген тудыра.

- Салым декларациясен нинди юллар аша тапшырырга була?

- Әгәр кешенең ныгытылган квалификацияле электрон имзасы бар икән, ул үз декларациясен салым органына электрон формада юллый ала. Аны, раслаучы документлар белән, почта аша җибәрергә мөмкин яисә шәхсән китереп бирергә кирәк. Исегезгә төшерәбез, салым декларациясе бланкларын салым инспекциясендә бушлай алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев