Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылы Нургали ага Шакировка – 90 яшь

Тумышы белән Әбсәләмнән, бүгенге көндә Ютазы авылында гаиләсе белән гомер итүче Нургали Гыймазетдин улы Шакиров олуг юбилеен билгеләп үтте.

Озак еллар шахтада эшләгән, туган якларына кайткач җирле колхозда терлекче булып хезмәт куйган хезмәт ветеранын гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова, ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик итте.

Якты дөньяда тугыз дистә елдан артык яшәүче кешенең, әлбәттә, тормыш сандыгы буш булмый. Бер күрүдә гашыйк булган хәләл җефете Сафура апа белән 64 ел бергә яшәүләре генә дә Нургали аганың чын ир булуы, бергәләп дүрт бала тәрбияләп үстерүләре, бүген күп санлы оныклары һәм оныкчыклары белән шау-гөр килеп озын җәйләрне бергә уздырулары ирле-хатынлы Шакировларның тормыш ямен белеп, һәр көннең кадерен тоеп яшәүләре турында сөйли.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев