Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазылыларга өметле киләчәк юрала

Шушы көннәрдә район җитәкчелеге белән очрашуга Урыссу химия заводы, руда булмаган материаллар табу предприятиесе, “Урыссу” сәнәгать паркы, электр-механика заводы эшчеләре җыелды.

Урыссу химия заводы генераль директоры Николай Лукин, “Горизонт” җәмгыяте директоры урынбасары Борис Ляндов узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, агымдагы елга бурычларны билгеләделәр. Җыенда катнашучы хезмәт коллективларын район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина узган елда гамәлгә ашкан чаралар һәм агымдагы елга билгеләнгән эшләр турында таныштырды. Алар - якын сөт цехы, “Светофор” эре сәүдә комплексы ачу, “Яңарыш” паркында, урау юлда дәвам итәчәк төзелеш эшләре һәм башклалар. Ахырда район хезмәт вәкилләре халыкны борчый торган, асылда, юллар торышы, сукбай этләрнең күбәюе, карт агачларны кисү белән бәйле булган сорауларга җавап бирде.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев