Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылыларны чаңгысыз күз алдына китерү мөмкин түгел

Ютазы авылы яшьләре күптән инде үзләрен оста чаңгычылар буларак танытты.

Һәм бу юкка гына түгел. Табигать үзе, аның киң яланнары чаңгы спорты белән шөгыльләнергә менә дигән мөмкинлек. Өстәвенә, районның чаңгы узышлары буенча өлкән тренеры Таһир Гыйздетдинов Ютазы авылында гомер кичерә. Ул балалар белән 1987 елдан бирле  шөгыльләнә. «Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул” дигән гыйбарә безнең мәкаләбез героена туры килә. Ул Ютазы авылы мәктәбендә белем алган. Армиядә хезмәт иткәннән соң, укуын Волгоград дәүләт физкультура институтында дәвам иткән. Таһир Гыйздетдинов берничә тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы һәм призеры, бөтенрәсәй чаңгы ярышлары призеры. Үзенең шәхси үрнәгендә балаларда чаңгы спортына мәхәббәт уята. Бүген аның җитәкчелегендә 40тан артык бала шөгыльләнә. Шунысы игътибарга лаек, элек әлеге тренерда шөгыльләнүчеләр хәзер инде үз балаларын да бирегә алып килә. Шулай гадәткә кергән: әтиләре балаларын, ә балалар, үскәч, үз балаларын китерә. Тренерның эше турында тәрбияләнүчеләрнең нәтиҗәләре, уңышлары  сөйли. Кагыйдә буларак, чаңгыда шуу дәресләре «Кымызтау» спорт-сәламәтләндерү комплексында уза. Чаңгычылар биредә үз осталыкларын тулысынча эшкә җигә: алар әйтерсең лә чаңгы юлларыннан шуып бармый, ә оча гына. Җитезләр, өлгерләр, осталар. Кыш көннәрендә, чаңгыда шуганда, спортчы кислородка бай салкын саф һава, чиста кислород сулый. Бу исә организмга көч, ныклык бирә. Ә бу күренешне күзәтүчеләр спортчыларның җиңел, рәхәт итеп шууларына соклана.

- «Кымызтау» чаңгы базасын табигать үзе чаңгычылар өчен ясаган кебек, - ди Таһир Гыйздетдинов. – Биредә тигезлекләр дә, калкулыклар да бар. Гадәттәгечә, кышкы чараларның күбесе биредә үткәрелә. 2015 елда Ютазы чаңгычылары авыл муниципалитетлары арасында республикада беренче урынны яулады. Әлеге югары казанышлар өчен Татарстан Хөкүмәте безне модульле чаңгы базасы белән бүләкләде, ул 2018 елда урнаштырылды. Бу исә чаңгычыларга кышкы вакытта гына түгел, ел әйләнәсе шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә район чаңгычылары Казанга республика ярышларына, Бөгелмәгә чаңгы ярышлары буенча ТР беренчелегенә барырга әзерләнә.

Таһир Вәгыйз улының шәхси сыйфатларын билгеләп үтмәсәк, язмабыз тулы булмас кебек. Бер арттырусыз әйтергә була, ул яхшы гаилә башлыгы. Тормыш юлдашы белән уллары Азаматны тәрбияләп үстергәннәр. Йорттагы уңайлылык, җылы мохит өчен тормыш иптәше Гүзәл җавап бирә. Аның өлгерлеге, осталыгы Гыйздетдиновлар йортының ишегалдына килеп керү белән күренә: сине күз явын алырлык чәчәкләр, койма буенда үскән искиткеч туя агачлары каршылый. Кыскасы, һәр җирдә пөхтәлек, чисталык, гүзәллек. Гаиләнең йорты, чыннан да, искиткеч матур. Гади дә, зәвыклы да. Аны йорт хуҗасы, нигезеннән башлап түбәсенә кадәр, үз куллары белән төзегән.

Белешмә. «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 35 ел эшләү дәверендә чаңгы узышы буенча район тренеры Таһир Гыйздетдинов өч спорт мастерлыгына кандидат, 150гә якын беренче разрядлы спортчы, 400 дән артык республика һәм бөтенрәсәй чемпионатлары һәм беренчелекләре җиңүчеләрен әзерләгән.

Югары спорт казанышлары өчен Таһир Гыйздетдинов түбәндәге бүләкләргә ия:

- “ТР физик тәрбия һәм спорт отличнигы" мактаулы исеме;

- ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактау грамотасы;

- ТР Чаңгы узышлары федерациясе президентының Мактау грамотасы;

- ТР Дәүләт Советы рәисенең Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты;

- РФ Президенты В. Путинның Мактау грамотасы.

 

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев