Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютызылылар “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясенә кушылды

Районда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе киң күңелле кешеләрне, асылда, чыгарылышчыларны изге гамәлләргә җәлеп итүне дәвам итә.

Җәй, гадәттә, ремонт вакыты. Яңа уку елына аяк басканчы, бөтен җирне матурлыйсы, төзек итәсе килә. Инвентарьне яңарту да артык булмас иде... Менә шундый уй-теләкләрең уйламаган җирдән гамәлгә ашсын әле! Өстәвенә, ул ярдәмне кайчандыр тәүге тапкыр бусагасын атлап кергән, беренче хәрефләрне танырга өйрәнгән уку йорты чыгарылышчысы да тәкъдим итсә, димәк бу шәхесне күңеленә кечкендән мәрхәмәт орлыклары салып үстерүдә туган мәктәбенең дә өлеше зур.
Кәрәкәшле мәктәбендә быел су линиясен яңарту хаҗәте туган. Бу эш өчен кирәкле материалларны туган мәктәбенә фермер Илдус Нәбиуллин алып биргән. Косметик ремонт барган көннәрдә, мәктәп коллективына цемент, буяу һәм башка төрле материал белән шәхси эшмәкәрләр Рамил Галимов һәм Әнис Фәрукшин ярдәм иткән.
Подгорный мәктәбе дә быел үз чыгарылышчыларының матди ярдәмен нык тойган. Төзелеш һәм косметик ремонт материаллары белән Сергей Совенков, Гүзәл һәм Рәсим Галиевлар һәм моннан берничә ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар төркеме ярдәм иткән. Урыссуның 3 санлы урта мәктәбен 50 мең сумлык төзелеш материалы белән уку йортының төп иганәчесе химзавод коллективы тәэмин иткән. Урыссуның 2 санлы мәктәбенең спортзал бинасына янгын сигнализациясе куюда "Электросоединитель" заводы йөз белән борылса, Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе чүп тәпәне сатып алуда һәм ул куелачак мәйданны асфальтлауда ярдәм күрсәткән, мәктәп ашханәсен 40 мең сумлык савыт-саба алып биргән. Уку йортына коймаларын яңарту өчен буяу сатып алуда "Восток" ширкәте булышкан. Урыссуның 4 санлы мәктәбенә тимерюлчылар сетка-койма, түшәм һәм стеналар буявы сатып алып биргән. "Транспорт" җәмгыяте дә читтә калмаган - уку йортына косметик ремонт материалы белән булышкан. Хуҗалык өчен кирәкле инвентарь юнәтүдә шәхси эшмәкәрләр Наил Кубашев, Флорит Зәйдуллин һәм "Электросоединитель" җәмгыяте саллы ярдәм күрсәткән. Урыссу гимназиясен савыт-саба белән "Татэнергосбыт", жалюзи белән Урыссу ГРЭСы, янгын сүндергечләр белән "Дорстрой", принтер өчен кәгазь белән "Электросоединитель" һәм тимербетон заводы коллективлары тәэмин иткән. Элекке елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар Акбаш мәктәбенә буяулар бүләк итсә, Роза Бадыйкова янгын сигнализациясе сатып алуда үз өлешен керткән. Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Резидә Ибраһимова бүләк иткән тәрәзә пәрдәләре быел капиталь ремонт узган Әбсәләм мәктәбенә тагын да нур өстәгән.
Белешмә
Мәктәпләрнең матди-техник базаларын ныгыту максатында "Үз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев