Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазы районының загс бүлегендә 100 саны астында Кашаповлар гаиләсенең никахы теркәлде

Узган кояшлы шимбә көнне Ютазы районында 2017 елның йөзенче пары никахлашты. Әлеге никахны законлы теркәү хокукы бирелгән район башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова яңа туган Евгения һәм Гадел Кашаповлар гаиләсенә бүгенгедәй саф хисле йөрәкләрен, мәхәббәт белән янган карашларын гомер буе сүрелдермичә һәм сүндермичә яшәүләрен теләде. Кияү белән кәләш...

Узган кояшлы шимбә көнне Ютазы районында 2017 елның йөзенче пары никахлашты. Әлеге никахны законлы теркәү хокукы бирелгән район башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова яңа туган Евгения һәм Гадел Кашаповлар гаиләсенә бүгенгедәй саф хисле йөрәкләрен, мәхәббәт белән янган карашларын гомер буе сүрелдермичә һәм сүндермичә яшәүләрен теләде. Кияү белән кәләш никах теркәү журналына үз хисләренең ихлас булуын раслап, имза салдылар, балдаклар белән алмаштылар. Истәлекле көннәре белән әти-әниләре, әби-бабалары, туганнары һәм дуслары тәбрик иткән яңа туган Кашаповлар гаиләсе район загс бүлегеннән дә истәлеккә бүләк кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев