Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Үзеңә зыян салмыйча, ничек итеп учак ягарга?

Урамда көз. Урып-җыю тәмамланды. Һәм бөтен-тирә як төтен исенә тула башлады.

Кырларда калган камылны яндыру - тыелган булса да, киң таралган күренеш. Гәрчә ул туфракның уңдырышлылыгында тискәре чагылыш тапса да. Сөрүлекләрдә калган коры-сарыдан котылу һәм туфракны көлгә туендыруны максат итеп ут төрткән кайбер аграрчылар, җирнең өске катламындагы гумусны, микроорганизмнарны һәм селәүчәннәрне юк итә.

Кырда яндырыла торган салам - ул, барыннан бигрәк, органик ашлама. Бер тонна салам 3-4 тонна тирескә тиң. Җир өстенә тигез итеп сибелгән вак салам дымны саклый һәм тотрыксыз температуралар тәэсиреннән яклый. Басуда калган салам туфракны азот, фосфор, калий һәм зур микъдарда микроэлеметлар белән тукландыра.

Җирдә калган кара-корыны һәм саламны яндыру өч закончалыклы актны бозуга китерә. Алар - "Тирә-юнь мохитне саклау турында"гы һәм "Атмосфера һавасын саклау турында"гы федераль законнар, шулай ук Административ хокук бозулар турындагы РФ кодексы.

Коры-сарыны яндырудан таралган төтен - атмосфера һавасының беренче дошманы. Бер мең гектарда янган камыл атмосферага 500 килограммга кадәр азот окислары, 370 килограмм углеводород, өч тонна көл, 20 тонна углекислый газ бүлеп чыгара.

Шулай да кайвакыт кырда яисә бакчада учак ягу хаҗәте туа. Мондый очракта янгынга каршы нинди чаралар күрү мөһимлеген эчке хезмәт өлкән лейтенанты Роман Маскиннан сораштырдык.

- Роман Иванович, әйтик, төнгә кырда калырга һәм учак ягып, бәрәңге пешерергә туры килде ди. Ут кырга күчмәсен өчен, учак өчен урынны ничек итеп дөрес корырга?

- Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запас җирләрдә ачык уттан файдалану һәм учак ягу тәртибенә ярашлы, әлеге урын чокыр төрендә эшләнергә тиеш. Аның тирәнлеге 0,3 метрдан да ким, киңлеге бер метрдан да артык булмаска һәм анда тимер сыем - тәпән, бак, мангал урнаштырылырга тиеш. Якында урнашкан объекттан - 50, ылыслы урманнан һәм яшь үсентеләрдән - 100, яфраклы агачлардан 30 метр ара булу зарур. Ачык уттан файдаланган очракта, территория 10 метр радиуста коры агач һәм үләннән, башка төрле тиз яна торган материаллардан азат ителергә һәм 0,4 метрдан ким булмаган киңлектәге янгынга каршы ярып узылган полоса белән тәэмин ителергә тиеш. Тимер сыем эчендә ут кабызган очракта, таләпләр кими төшә, янгынга каршы ясала торган полоса да кирәк булмый.

- Территориясе зур булмаган бакча участогында ни эшләргә?

- Янмый торган махсус сыемнарда ризык әзерләгәндә, кабызган ут белән каралты-кура арасында - биш, ә сыем тирәли чистарту зонасы ике метрга кадәр ара тәшкил итәргә тиеш. Ачык уттын файдалана башлаган мизгелдән алып ул тәмам сүнгәнчегә кадәр катгый контроль таләп ителә.

- Учак ягу кайда тыела?

- Торфлы туфраклада, махсус янгынга каршы режим кертелгән һәм көчле җил вакытында, ылыслы агачлар астында, янып китү ихтималы булган сыемнарда.

- Каралган тәртипне бозган кешеләргә нинди җәза яный?

- Янгынга каршы кагыйдәләрне бозучы гражданнар - ике меңнән алып өч меңгә кадәр, вазифаи затлар - алты меңнән алып унбиш меңгә кадәр, юридик шәхес оештырмый торып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затлар - 20 меңнән алып 30 меңгә кадәр, юридик затлар - 150 меңнән алып 200 меңгә кадәр штраф төрендәге административ җаваплылыкка тартыла.

Бу - мөһим! Тыела:

- яна һәм бик тиз кабынып китә торган сыекчаларны, шартлау куркынычы тудыручы, шулай ук янганда токсичный матдәләр бүлеп чыгаручы материалларны яндыру;

- учак ахыргача сүнеп беткәнче контрольсез калдыру;

- учакка якын урында бик тиз янып китүчән сыекчалар һәм материаллар калдыру.

!!!Ачык уттан файдаланган соң, хәтта күмер дә сүнеп бетсен өчен, учак урыны туфрак, ком белән күмелергә иясә су сибелергә тиеш.

Россия Гадәттән тыш эшләр министрлыгының 2016 елның 26 гыйнварында кабул ителгән "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм запас җирләрдә ачык уттан файдалану һәм учак ягу тәртибен раслау турында" гы приказ белән район газетасы сайтында танышырга була. Безнең сайт - www.ytazy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев