Зәкия Шафигуллинаның юка иңнәрендә никадәр авырлык
Хезмәт ветераны Зәкия Газизулла кызы Шафигуллина Яссытугай авылында дөньяга килә.
Дүрт сыйныф тәмамларга өлгергән кызчыкка башкача букча тотып мәктәпкә барырга насыйп булмый. Нуҗа аны җитәкләп колхозга эшкә алып чыга. Бөек Ватан сугышы елларында тар-мар ителгән авыл хуҗалыгын күтәрү авырлыгын да ул үз иңнәрендә татый. 1950 елда кияүгә чыга. Ире белән Урыссу бистәсенә күченеп килә. Өч балага гомер бүләк итәләр. Төрле тармакта көч куйган тыл хезмәтчәне лаеклы ялга Урыссу ГРЭСында эшләп чыга.
Фидакарь хезмәте өчен күп санлы юбилей медальләре белән хөрмәтләнгән беренче төркем инвалиды Зәкия Газизулла кызы Шафигуллина 90 яше тулган көнне дә хөрмәтнең зурысына лаек булды. Хезмәт ветеранын олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, социаль яклау бүлеге белгече Гөлнара Галиәхмәтова тәбрик итте. Озын гомерле якташыбызга район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова Россия Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев