Зур хезмәт кешеләре
"Электросоединитель» заводы бинасында эретеп ябыштыручылар, токарьлар, фрезерчылар арасында Һөнәре буенча иң яхшылары исеменә традицион ярышлар узды.
Елена ЛЕНИНА
Конкурста «Электросоединитель», Октябрьский шәһәренең «Пакер», РЭЧ Челтәр компаниясе вәкилләре катнашты. Бик кызганыч, исемлектә игълан ителгән АКСКиМ, Химзавод, Водоканал һәм УЭМЗ предприятиеләреннән беркем дә катнашмады.
Ярышлар башланыр алдыннан комиссия әгъзалары конкурс үтү кагыйдәләрен аңлаттылар. Традицион рәвештә ул ике этаптан торды – теория һәм практика. Өч төркемгә бүленеп, ирләр беренче биремне шактый тиз үтәделәр һәм практик имтиханнар өчен цехларга күчтеләр. Биремнәрне тиз башкарудан тыш, аның сыйфаты да исәпкә алынды. Ике этапта җыелган баллар суммасы буенча җиңүчеләр билгеләнде.
Эретеп ябыштыручылар арасында беренче булып РЭЧ Челтәр компаниясеннән Сергей Ганин, икенче урында - «Электросоединитель» хезмәткәре Игорь Садретдинов, өченчедә – «Пакер» фәнни-җитештерү фирмасыннан Валерий Карамов чыкты.
Фрезерчылар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урын «Пакер» вәкиле Илнур Бәдертдиновта, 2 нче һәм 3 нче урыннарны «Электросоединитель»дән Александр Анисимов һәм Айдар Шәрипов бүлештеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар арасында кайбер ир-атлар киң профильле белгечләр булып тора: аларга бер һөнәр генә хас түгел. Иң яхшы фрезерчы һәм токарь номинациясендә берьюлы ике номинациядә катнашкан «Электросоединитель» егете Айдар Шәрипов әнә шундыйлардан. Икенче бәйгедә дә ул мактаулы икенче урынны яулады. Сүз уңаеннан, узган ел ул әлеге бәйгедә 1 нче урынны яулаган иде. Быел районның беренче токаре шул ук предприятиедән Николай Зубарев булды, ә өченче урында – «Пакер»дан Рөстәм Бәдретдинов.
Барлык катнашучыларны һәм призерларны котлыйбыз.
Үз эшенең осталары арасында мондый бәйгеләр үткәрүнең әһәмияте бик зур. Чөнки бу яшь егет-кызларга, эшче һөнәрләрне иң ачык пропагандалау, аларның безнең район өчен мөһим һәм кирәкле булуын популярлаштыру өчен зур этәргеч булды. Моннан тыш, үз эшенең остасы булу-теләсә кайсы кеше тормышында лаеклы максат, ә профессионаллар арасында иң яхшысы – ул үз өстеңдә җиңү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев