Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җинаятчелек, вакыйгалар

Янгыннар ешайды

Урыссу бистәсендә кабат шәхси торак йортлар төбәгендә янгын чыккан: бу юлы Комсомол урамында гараж янган.

Районның янгын сүндерү хезмәте мәгълүматлары буенча, 18 апрельдә янгын турындагы хәбәр 42 нче янгын-коткару бүлегенең элемтә үзәгенә 17 сәгать 45 минутта килгән. Янгын урынына 42нче бүлекнең барлык көчләре һәм чаралар җибәрелә. Янгын нәтиҗәсендә гаражга һәм автомобильгә зыян килә. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынң ТР ның Баулы һәм Ютазы районнары буенча күзәтчелек һәм кисәтү эшчәнлеге бүлеге район халкын янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәргә чакыра һәм йортларда автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырырга тәкъдим итә. Приборның бәясе түбән, ә аның файдасы бәяләп бетергесез.

Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев