Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җинаятчелек, вакыйгалар

Урыссу халкына тынычлык җитми

Яшьләрнең төнге "уяулыклары" барысына да билгеле инде. Әгәр дә алар башкаларга комачауламасалар, моңа беркем дә каршы килмәс иде.

Аннан аеруча Урыссу бистәсенең күп фатирлы йортларында яшәүчеләр газап чигә. Үткән атнада тәрәз артында төн уртасында алып барылган көчле тавышлы әңгәмә Урыссу урамы буенча 19 санлы биш катлы йортта яшәүчеләргә тынгы бирмьгән. Шамкин урамы, 49 адресы буенча төнге сәгать берләр тирәсендә каты тавышлы музыка "әйләндергәннәр". ГРЭС автотукталышында яшьләрнең сәгать өченче яртыда нык кычкырып сөйләшүләре Урыссу урамы, 72 санлы йортка кадәр ишетелгән. Кайбер урыссулылар өйдәгеләрдән дә тынгылык күрми. Район үзәгендә яшәүче бер апа сәгать иртәнге бишкә кадәр тавышын көчәйтеп телевизор караган улыннан зарланып полициягә шылтыраткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев