Урыссу хатын-кызлары даими рәвештә полиция чакыртырга мәҗбүрләр
Алай булмаса, болай
Район полициясенә еш кына үзләренең ирләреннән төрлечә зыян күргән хатын-кызлардан шикаятьләр керә.
Районда яшәүчеләрнең гаилә низагларын тикшерүләреннән башка бер генә атна да узмый. "Икенче яртылары" мөнәсәбәтендә ирләр үзләренә ни генә "рөхсәт итми"! Әйтик, урыссулы П.ның сөеклесенең, тормыш юлдашына кул күтәрергә батырчылыгы җитә, ә урыссулы Р.ның ире өйләрендә шешәдәшләр җыя һәм шундый "мәҗлесләр" оештыра ки, хәләл җефете салырга яратучыларны полиция наряды чакырып кына куып чыгарырга мәҗбүр була. Кыскасы, район ирләре хатыннарының ничек теңкәләренә тияргә мөмкин булуын яхшы беләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев