Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җинаятчелек, вакыйгалар

Ютазы районында шартлы рәвештә хөкем ителгән хатын улын даими калдыра

Күптән түгел район җәзаны үтәтү хезмәткәрләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белән бергә, районның шартлы рәвештә хөкем ителгән гражданнарының өйләрендә булды.

Рейд тикшерүе 17 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр игълан ителгән "Условник" оператив-профилактик операциясе кысаларында узды. Шартлы рәвештә хөкем ителгән гражданнарның торакларында булу, аларның суд йөкләгән бурычларын үтәүләрен тикшерү максатында иде. Ягъни, әлеге кешеләр җәза үтәү тәртибен һәм шартларын сакларга тиеш. Аерым алганда, алар хокук саклау органнары хезмәткәрләре рөхсәтеннән башка районнан читкә китмәскә, билгеләнгән вакытка җәзаны үтәтү хезмәтенә килеп теркәлергә, һәм, әлбәттә инде, яңадан җинаять кылмаска тиешләр. Әгәр беренче ике очракта кагыйдәләр бозу ачыкланмаса, өченче очракта шартлы рәвештә хөкем ителгән яшь хатын өйдә булып чыкмаган. Аның берничә көн элек күршедәге Октябрьский шәһәренә киткәнлеге ачыклана. Баласын яшь, эшләүче әнисе - нарасыйның әбисе карамагына калдырган. Хәер, бу ваемсыз ананың беренче генә кагыйдә бозуы түгел.
- Агымдагы елның маенда аның РФ ҖКның 115 маддәсе 2 өлеше буенча бер елга иреге чикләнде, - дип аңлатты Җәза үтәтү федераль хезмәте идарәсенең Җинаять башкару инспекциясе Федераль казна учреждениесенең Ютазы районы филиалы өлкән инспекторы Рөстәм Юнысов. Судка инде ике мөрәҗәгать җибәрелде, шуларның берсе - булган җәзаны иректән мәхрүм итүгә алыштыру турында.
Кызганыч, 18 яшьлек ана үзенең озак югалып торулары белән улын да ана мәхәббәтеннән һәм җылысыннан мәхрүм итә. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең җаваплы секретаре Зилә Сафина сүзләре буенча, әлеге яшь хатын бер тапкыр да балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына килмәгән. Җитмәсә әле, икенчегә авырлы икән. Менә шундый "гүзәл затларыбыз" бар - җавапсызлык, ваемсызлык һәм җиңел акыл белән тормыш буйлап атлыйлар һәм ашыгып һичкемгә кирәкмәгән балаларга тормыш "бүләк итәләр". Ямансу. Ә наркотиклар белән мораль һәм физик яктан имгәтелгән, тыштан гайрәтле кебек күренгән ир-егетләргә карау тагын да ямансурак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев